Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы аграрийлары тәүлегенә 400 тонна тулаем сөт савуга иреште

Шул уңайдан  район башлыгы Сергей Димитриев исеменә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан телеграмма килеп иреште.

Татарстан Республикасы тарихында беренче тапкыр буларак, Кукмара районы аграрийлары тәүлегенә 400 тонна тулаем сөт савуга иреште. 2020 елның 30 гыйнварында район тәүлегенә 300 тонна сөткә чыккан иде. 2 ел һәм 4 ай эчендә тәүлеклек   үсеш 100 тоннага артты. Әлеге уңайдан  район башлыгы Сергей Димитриев исеменә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан телеграмма килеп иреште.
“Яңа хезмәт казанышы - тәүлеккә 400 тонна тулаем сөт савып алу уңаеннан барыгызны да зур шатлык һәм рәхмәт белән сәламлим. Бүген, безнең ил катлаулы глобаль каршылыклар алдында торганда, бу җитештерү нәтиҗәсе, һәм бигрәк тә сезнең хезмәт сөючәнлегегез, туган ягыгызга тугрылыгыгыз, уртак зур максатка ирешүдә бердәмлек үрнәге бик зур әһәмияткә ия. Сез актив, җайга салынган, профессиональ эшегез белән азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә, республикабыз һәм бөтен илебезнең агросәнәгать комплексы потенциалын арттыруга мөһим өлеш кертәсез. Чын күңелдән барлык кукмаралыларга киләчәктә дә максатчан хезмәт, туган җиребез һәм яраткан Татарстаныбызның данын яклауда зур уңышлар, барыгызга да нык сәламәтлек, оптимизм һәм бәхет телим.
Татарстаныбыз һәм бөтен илебез өчен әһәмиятле булган олы хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдереп, яңадан-яңа уңышлар телим сезгә. Исән-сау булыгыз, дәртләнеп эшләгез, һәр көнегездә күтәренке күңел һәм шатлык юлдаш булсын сезгә”, - диелә телеграммада.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев