Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара район үзәк дәваханәсенең эпидемиологы коронавируска каршы вакцинациядән соң хәле турында сөйләде

Илназ Фәйзуллин «Гам-КОВИД-Вак» вакцинасының ике компонентын ясатты.

Кукмара район үзәк дәваханәсенең эпидемиологы Илназ Фәйзуллин Covid-19дан прививка ясатты.

«Февраль аенда яңа коронавирус инфекциясенә каршы “Гам-КОВИД-Вак” (Спутник V) вакцинасы ясаттым. Беренче компоненттан соң вакцина ясалган урын бераз авыртып торды. Икенче көнне температура 37.5 градуска күтәрелде. Вакцинага карата барлык реакцияләр, инструкциядә язылганча, өченче көнгә бетте», - диде табиб.

Икенче йомгаклау фазасын табиб-эпидемиолог март аенда узды.

«Икенче тапкыр вакцина ясатканнан соң, беренче тәүлекләрдә укол урыны бераз авыртты, башка бернинди реакция күзәтелмәде. Үземне бик яхшы хис итәм», - дип уртаклашты ул.

Илназ Фәйзуллин бүгенге көндә Кукмара районында «Спутник V» вакцинасының беренче компонентын - 1300, икенче компонентын 840 кеше ясатты, диде.

«Вакцинага каршы 5-6 процент кешедә генә реакция күзәтелде. Нигездә, беренче, икенче көнне температуралары 37.5 градуска күтәрелде, вакцина кертелгән урында бераз авырту, хәлсезлек, баш авырту күзәтелде. Бу реакцияләрнең барысы да 3 тәүлек эчендә узды, ә калган очракларда бернинди реакция күзәтелмәде», - дип билгеләп үтте табиб.

Вакцинаны 18 яшьтән өлкәнрәкләр һәм медицина ягыннан каршылыклары булмаган кешеләр ясата ала. Вакцинация алдыннан табиб тикшереп, кирәкле документларны тутыра.

Прививка ясатырга теләүчеләр яшәү урыны буенча гомуми практика табибларына яисә фельдшерларга (поликлиника, участок хастаханәсе, ФАП) мөрәҗәгать итә алалар.

122 телефоны буенча «кайнар линия»гә яисә 8 (84364) 2-74-20 номеры буенча дәваханә регистратурасына шалтыратып та язылырга мөмкин. Шулай ук гражданнарны дәваханәнең 223нче кабинетында да кабул итәләр, анда прививка ясыйлар.

Моннан тыш, Кукмара районы үзәк дәваханәсенең Инстаграмдагы рәсми аккаунтына (kukmor_crb) директка хәбәр юллап та язылырга була. Хәбәрдә үзеңнең исем-фамилия, әтиеңнең исемен, туган көнеңне һәм телефон номерыңны күрсәтергә кирәк.

Шулай ук вакцинациягә Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы аша да язылырга мөмкин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X