Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара район судына рәсми рәвештә яңа рәис тәкъдим ителде

Рәмис Мутиев элек Кукмара район суды судьясы вазыйфасын башкарган.

Яңа рәис Рәмис Мутиевны Кукмара район судында тәкъдим иттеләр.

Тантанада ТР Югары судының административ эшләр буенча суд коллегиясе рәисе Роман Гафаров, ТР Суд департаменты идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Рамазанов, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина һәм башка чакырылган затлар катнашты.

«Рәмис Искәндәр улы суд системасы өчен кеше яңа түгел. Без аны барыбыз да бик яхшы беләбез. Кукмара район судында ул шактый яхшы эшләгән, әйбәт нәтиҗәләр һәм эшлеклелек, кешелеклелек, судьялык сыйфатларын күрсәткән. Яшь булуына карамастан, аның судьялык һөнәре белән бәйле шактый зур тормыш юлы бар. Татарстан Югары Суды һәм судьялар Советы исеменнән Рәмис Искәндәр улын һәм Кукмара район суды коллективын әлеге күркәм вакыйга белән котлыйм», - дип билгеләп үтте Роман Гафаров.

Рамил Рамазанов, Равия Каримуллина һәм башка чакырылган кунаклар да аңа гадел хөкем һәм аның абруен күтәрүдә уңышлар теләделәр.

Рәмис Мутиев җавап сүзендә ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм район суды эшен оештыру буенча үз алдына куелган барлык бурычларны тормышка ашыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәгенә ышандырды.

Мутиев Рәмис Искәндәр улы 1985 елда Татарстанның Түбән Кама районы Шереметьевка авылында туа. «Юриспруденция» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлый.

Җиденче квалификация классы бар. Ул хезмәт эшчәнлеген 2005 елда башлый. Суд системасында - 2009 елдан бирле. 2017 елда - Кукмара район суды судьясы, быелның 14 сентябрендә Кукмара район суды рәисе итеп билгеләнә.

 

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk