Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара район башлыгы Сергей Димитриев 95 яшьлек юбилярны тәбрикләде

Зур Сәрдек авылында туып-үскән, хәзер Кукмарада яшәүче Бәдәр Кашапова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Туган көн иясен күркәм бәйрәме белән район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде,чәчәк бәйләмнәре бүләк итте, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярны шулай ук район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева һәм Зур Сәрдек җирлеге башлыгы Фәнис Фәттаховлар котлады. Бәдәр апаның хәтеренә сокланырлык.

Зур Сәрдек авылында туып-үскән, хәзер Кукмарада яшәүче Бәдәр Кашапова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Туган көн иясен күркәм бәйрәме белән район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде,чәчәк бәйләмнәре бүләк итте, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярны шулай ук район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева һәм Зур Сәрдек җирлеге башлыгы Фәнис Фәттаховлар котлады.
Бәдәр апаның хәтеренә сокланырлык.
-Мин 1923 елда тудым, 1932-1939 елларда мәктәптә укыдым, аннары Казанга укырга киттем, - дип сөйли ул. – Бер ел укыганнан соң, эшкә урнаштым, ә бер елдан соң сугыш башланды. Әти авылга чакырып кайтарды, анда китапханәгә эшкә урнаштым. Аннары ветеринария фельдшеры булып эшләдем, үзебезнең колхозга һәм 22 авылга хезмәт күрсәтә идек. Кияүгә чыктым. Ирем Кәшиф белән алты бала үстердек. Безнең гомер эш белән үтте, бөтенесенә өлгердек: колхозда төрле эш башкардык, алты баланы да тәрбияләдек. Колхозның агитаторы вазыйфасын да башкардым. Шәмәрдәннән бодай тутырылган 24-25 килограммлы капчыкларны җилкәгә күтәреп ташыдык. Язын шулай ук орлык өчен ташый идек. Аякларда чабата булды, өйгә кайтып җиткәнче алар бик нык туза иде. Лаеклы ялга чыккач та әле алтмыш яшемә кадәр сөт җыйдым.
Өч ел элек Бәдәр әби нык авырып киткән, хәзер аны кызы Закирә тәрбияли.
-Әйбәт яшибез, пенсияне вакытында алабыз. Безнең гаилә тату,- ди ул
Юбиляр кадер-хөрмәттә гомер итә, 10 оныгы, 12 оныкчыгы – аның шатлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев