Кукмара районының Кече Чура авылында Питрау бәйрәме узды
Бәйрәм Кукмара гына түгел, ә башка районнардан да килгән 1000нән артык катнашучы һәм кунакны үзенә җыйды.
Кукмара районының Кече Чура авылында узган Питрау бәйрәме Кукмара гына түгел, ә башка районнардан да килгән 1000нән артык катнашучы һәм кунакны үзенә җыйды.
Бу көнне сәнгать эшлеклеләре, фольклор ансамбльләр, авыл җирлеге клубы мөдирләре, керәшен халкының мәдәниятен саклау һәм үстерүгә зур өлеш керткән укытучыларга Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
«Үрәсбаш авылындагы дин йорты төзелешенә ярдәм өчен Мактау грамотасына ия булдым. Безнең хезмәтне күргән һәм бәяләгәннәре өчен бик шатмын. Һәркемне бәйрәм белән тәбрик итәм, нык сәламәтлек, иминлек, бәхет, тыныч тормыш телим», — диде Любовь Сергеева.
Питрау бәйрәменең визит карточкасы булып «Керәшен чибәре» бәйгесе тора. «Керәшен чибәре — 2023» титулына ия булу өчен Кукмара районыннан 4 кыз көч сынашты.
Традиция буенча конкурста 16 яшьтән 26 яшькә кадәр булган, кияүгә чыкмаган, татар телендә иркен аралашучы кызлар катнаша. Кызлар кыр үләннәре һәм чәчәкләрдән тәкыя үрү, матур итеп җырлау-биюдә осталыкларын күрсәтте, кулдан чигелгән баш киеме тәкъдим итте. Катнашучыларның сүзләренә караганда, алар бәйгегә алдан әзерләнгән, репетициягә йөргән, иҗади номерлар әзерләгән, тарихны өйрәнгән. Быел Керәшен чибәре дип Поршур авылыннан Юлиана Иванова танылды. Аңа 16 яшь.
«Бәйгедә беренче тапкыр катнаштым, әлбәттә, дулкынландым. Миңа теләктәшлек күрсәткән һәркемгә, дусларыма, якыннарыма рәхмәтем зур. Конкурста иң катлаулы этап шигырь язу һәм визит карточкасы әзерләү булды», — дип фикерләре белән уртаклашты ул.
Бәйрәм кунаклары өчен күргәзмәләр, балалар өчен уен зонасы, концерт программасы әзерләнгән иде. Теләге булганнар халык һәм спорт уеннарында, традицион йолаларда катнашты. Кызлар суга тәкыя йөздерделәр. Бәйрәм салют һәм дискотека белән төгәлләнде.
Адилә Шакирова/ «КукмараТВ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев