Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районыннан Роза Закирова: Без гаиләбез белән газета-журналлар укырга яратабыз

Закировлар гаиләсе «ТАТМЕДИА» басмаларына язылып, электр иттарткычы отты.

Һәр ярты ел саен газета-журналларга иң күп язылучылар арасында «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте  тарафыннан  бүләкләр уйнату матур традициягә әверелде. 2022 елның икенче яртыеллыгында да актив абунәчеләр арасында җиңүчеләр билгеләнде. Исемлектә  якташыбыз, Зур Сәрдек авылыннан Алмаз Закиров та бар. Ул электр иттарткычына ия булды. 

Бу юлы  акциянең шарты буенча акциядә катнашырга теләүчеләргә «ТАТМЕДИА» җәмгыяте карамагындагы  кимендә ике  газета яки журналның квитанциясен оештыручыга юлларга кирәк иде. Закировлар гаиләсе район газетасына, «Ялкын», «Сөембикә» журналларына язылалар. Бүләкне алырга Алмаз Закировның тормыш иптәше Роза килгән иде. 

«Конкурс турында газета-журналларда язылган иде, шуннан күреп белдек. Быел җиңәрбез дип уйламадык та, чөнки квитанция юллаучылар бик күп иде. Иттарткыч өчен зур рәхмәт, бер дә артык булмас, Аллаһ боерса, кулланырбыз. Гомумән, без гаиләбез белән газета-журналлар укырга, төрле конкурсларда катнашырга яратабыз. 2017 елда “ТАТМЕДИА”дан юрган откан идек. Балаларның  “Ялкын” журналыннан да бүләкләр җиңгәне бар. “Хезмәт даны” үткәрә торган акцияләргә дә һәрвакыт квитанцияне җибәрәбез, әлегә бер әйбер дә отканыбыз гына юк», - диде ул.

Роза Зур Сәрдек гимназиясендә китапханәче булып эшли, ә тормыш иптәше Алмаз Нократ Аланы шәһәрендәге металл савыт-сабалар заводында хезмәт куя. Алар бергәләп өч бала тәрбияләп үстерә. 

«Безнең мәктәп китапханәсе дә гөрләп тора, балалар бик актив. Китапханәнең фонды бик бай, газета-журналлар да күп килә», - дип сөйләде Роза.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk