Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында заманча яшьләр үзәге булдыру күздә тотыла

Районга эш визиты белән Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов килде.

Ул «Ялкын» яшүсмерләр клубында, Гафиятуллин урамындагы 4нче йорт адресы буенча урнашкан, киләчәктә яшьләр үзәге итеп төзекләндереләчәк бинада, «Нараткай» лагеренда булды. Район башлыгы Сергей Димитриевның сүзләренә караганда, әлеге объектлар замана таләпләренә туры килми, шуңа күрә аларны ремонтлау, тагын да функциональ булырлык итеп үзгәртү мөһим. 

Районда 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрле 14 меңгә якын яшьләр исәпләнә. Аларга буш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү өчен, заманча мөмкинлекләр булдырырга кирәк. 

«Районда яшьләр эшләре министрлыгына  караучы дүрт оешма бар: “Форпост”, “Нараткай” лагере, Зур Кукмара авылында урнашкан “Ялкын”,  Лубянда “Атлант” яшүсмерләр клубы. Әмма әлеге оешмалар гына яшьләрнең тормыш ихтыяҗларын канәгатьләндереп бетерә алмый. Кич белән егет-кызларның урамда кая барырга белми аптырап йөргәне, төрле бина, кибет ишек төпләренә җыелганнары күзгә ташлана. Бу бер дә матур күренеш түгел. Аларга уңайлы очрашу, аралашу, сөйләшү, фикерләшү урыны кирәк. Район җитәкчелегенең максаты – Кукмара шәһәрендә яшьләр үзәге булдыру һәм, “Ялкын” яшүсмерләр клубына яңа сулыш өреп, аны яшьләргә ошый, аларның теләкләренә туры килә торган итеп төзекләндерү. Ә бу эшләр барысы да финанс мәсьәләләренә барып тоташа, аны республика ярдәменнән башка гына хәл итү мөмкин түгел», - диде район спорт һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов.

Бүгенге көндә  «Ялкын» яшүсмерләр клубы эшчәнлеген спорт юнәлешендә алып бара, анда 8 түгәрәк эшләп килә. Бирегә 200гә якын яшүсмер йөри. Соңгы вакытта монда бер бүлмәне яшьләргә бүлеп биреп, аралашу урыны итеп үзгәрткәннәр, анда төрле очрашулар, презентацияләр, мастер-класслар үткәрәләр. Ә бинаны төзекләндергәннән соң, мөмкинлекләр тагын да артачак.

Гафиятуллин урамындагы бина исә район халкына мунча һәм төрле исем астында эшләгән кафе, ял итү урыны буларак билгеле. Бүгенге көндә анда ремонт ясамыйча гына нинди дә булса эшчәнлек алып бару мөмкин түгел. 

Илсур Кәшәповның сүзләренә караганда, яшьләр үзәге булдыру өчен берничә бина каралган, һәм әлеге вариант иң уңышлысы дип табылган. Чөнки ул ике катлы, мәйданы бик зур, яшьләргә төрле юнәлешләрне үстерү, тормышка ашыру өчен, мөмкинлекләр җитәрлек. Тагын шунысын да билгеләп үтик: бу микрорайонда яшьләр бик күп. 

Район халкының фикерләренә колак салсак, яшьләр үзәге эшче яшьләр, тагын да камилләшергә теләгән яшь әти-әниләргә дә уңайлы булырга тиеш. Бәлки анда кечкенә балалар өчен уен, төрле юнәлешләр буенча спорт мәйданчыклары кирәктер.

Фикерләрегезне туплагыз, аннары яшь архитекторлар десанты белән аны тормышка ашыру турында уйларбыз, дип билгеләп үтте Тимур Сөләйманов. 

«Нараткай» лагере бер сменага 85 бала кабул итәргә исәпләнгән. Ә төзекләндерелгәннән соң, лагерьда берьюлы 120 бала ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта алачак. Биредә төзекләндерү эшләре быел ук башланып китәр дип көтелә. Иң элек иске корпусларны сүтеп, төзелеш урыны тәртипкә китереләчәк. Әмма киләсе елга балаларның җәйге ялы өчен борчылыр урын юк, утызар балага исәпләнгән дүрт корпусны 2023 елның беренче июненә куллануга тапшырырга планлаштыралар.

«Корпуслар заманча итеп эшләнә, юыну өчен душ бүлмәләре дә үзендә булачак. Алга таба территориядә кече архитектура формалары, ярдәмче биналар: клуб, медицина пункты, хезмәткәрләргә йокы бүлмәләре, склад, универсаль спорт мәйданчыгы эшләнәчәк. Болар барысы да балаларның ялын тагын да яхшырак, күңеллерәк һәм файдалырак итәргә мөмкинлек бирәчәк. Мәсәлән, клубта китапханә урнашачак, анда төрле түгәрәкләр эшләячәк, шулай ук сәхнә ясалачак. Әйтик, яңгырлы көннәрдә дә рәхәтләнеп нинди дә булса чаралар оештырып булачак», - диде «Нараткай» лагере директоры Әмир Хәкимуллин.

Лагерьда төзелеш җилләре кагылмыйча, берничә бина сакланып калачак. Мәсәлән, 2016 елда сафка баскан ашханә бөтен таләпләргә дә туры килә, диделәр. Шулай ук бишенче кирпеч йортны бераз үзгәртеп, өстәл спорт уеннары оештыру өчен бүлеп бирәчәкләр. Бүрәнәләрдән салынган татар өен дә лагерьның музее яки башка мәнфәгатьләрдә кулланырга мөмкин, дигән фикергә килделәр. «Лагерь  заманча комплекс итеп реконструкцияләнәчәк, әмма иң мөһиме – аның традицияләрен, рухын саклап калу», - диде министр. 
 
Тимур СӨЛӘЙМАНОВ, Татарстанның яшьләр эшләре министры:

Без бүген яшьләрне һәм хәзерге вакытта мәктәптә укучы яшүсмерләрне районга җәлеп итү өчен нәрсә кирәклеге турында фикер алыштык. Аларга үзләрен мәктәп стенасы артында гына түгел, ә башка урыннарда да күрсәтә алырлык мөмкинлекләр кирәк. Шулай ук республиканың төрле югары уку йортларында укучы студентлар өчен дә Кукмара кызыклы булырга тиеш, һәм әлеге яшьләр укып бетергәннән соң туган якларына әйләнеп кайтырга теләсен. Билгеле, моның өчен районда тиешле мохит – ял итү урыннары, үсеш программалары, зур шәһәрләрдәге кебек инфраструктура һәм башкалар кирәк. 
 

 

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев