Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында муниципаль берәмлекләр депутатларын өстәмә сайлаулар уза

Өстәмә сайлаулар Манзарас авыл җирлегенең ике бер мандатлы сайлау округы буенча уза.

Бүген, 10 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республиканың 36 районында муниципаль берәмлекләр депутатларын өстәмә сайлаулар бара.

Кукмара районында муниципаль берәмлекләр депутатларын өстәмә сайлаулар уза

«Кукмара районында өстәмә сайлаулар Манзарас авыл җирлегенең ике бер мандатлы сайлау округы буенча уза. Кәчимир һәм Өлге авылларында ике сайлау участогы эшли. Кәчимир авылындагы сайлау участогында 181 сайлаучы теркәлгән, Өлгедә — 146. Һәр сайлау округы буенча сайлауларда икешәр кандидат катнаша. Тавыш бирүчеләр арасында өлкән яшьтәге кешеләр дә, яшь сайлаучылар да бар, ә җитди сәбәпләр нәтиҗәсендә сайлау участогына килә алмаучыларга участок сайлау комиссиясе әгъзалары өйләренә барып тавыш бирүне оештыра», — дип сөйләде Кукмара районы территориаль сайлау комиссиясе секретаре Ирина Ходова.

Кукмара районында муниципаль берәмлекләр депутатларын өстәмә сайлаулар уза

Сайлау участоклары иртәнге сәгать җидедә ачылды, һәм алар кичке сәгать сигезгә кадәр эшләячәк.

Кукмара районында муниципаль берәмлекләр депутатларын өстәмә сайлаулар уза

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев