Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында мобилизацияләнгән якташларга төрле ярдәм чаралары оештырылды

Махсус операциядә катнашучы райондашларга ярдәм итү теләге бер-берсен белмәгән, күрмәгән кешеләрне таныштырды, очраштырды. Мәрхәмәтле, олы йөрәкле якташлар солдатларга булышырга ашыкты. Берәүләр көндәлек кирәк-яраклар җыйса, икенчеләре җылы эчке киемнәр тегә, маскировка өчен сеткалар бәйли башлады...

Кукмарадагы сәүдә үзәкләренең берсендә маскировка өчен киемнәр тегәләр, дигән хәбәрне ишеткәч, үткән атнада алар белән танышып кайтырга булдык. «Вип» сәүдә үзәгенең икенче катында урнашкан бүлмәләрнең берсен Людмила апа Павлова арендага алып хезмәт куя. Ул, үзмәшгуль булып теркәлеп, үз эшен булдырган икән. Ә аңа кадәр егерме ел тегү фабрикасында хезмәт куйган. Махсус операциядәге егетләргә ярдәм оештырылганын ишеткәннән соң, үзе дә көченнән килгән кадәр булышырга булган. 

«Махсус операциядә бер якын кешем дә юк, әмма анда безнең якташлар, яп-яшь егетләр бит. Мине Телеграм каналдагы “Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” дигән төркемгә керттеләр. Анда “Тегүчеләр кирәк. Булышыгыз” дигән хәбәрне күреп алдым. Тукыма юк, алып килсәгез, кисәбез һәм тегәбез, дип җавап бирдем. Бөтен кеше булыша, нәрсәдер эшли, минем дә изге эшкә үз өлешемне кертәсем килде. Кемдер акча бирсә, ә мин кулларым белән булышырга булдым. Башта бераз куркытты, таныш хезмәттәшләремне исемә төшердем, тегүчеләр дә, кисүчеләр дә табылды, берсе дә каршы килмәде. Кызлар белән эш тә күңеллерәк бара. Әлеге бинаның хуҗасы, артык тукымаларны урнаштыру өчен, бер бүлмә бүлеп бирде. Ирина Иванова компьютер аша сызымнарын чыгарта, фурнитуралар алып килә.  Кем ничек булдыра ала, шулай булыша. Тукымалар белән битараф булмаган якташлар, “Сугышчан кардәшлек” оешмасы тәэмин итә. Иң элек челтәрләр алып килделәр, аны маскировка өчен сеткалар бәйләргә авыл җирлекләренә җибәрдек. Ә без, “Сугышчан кардәшлек” егетләре белән киңәшләшеп, маскировка өчен костюмнар тегәргә булдык», - диде Людмила апа.


 
Иң элек җыелып, аның фасоны турында фикерләшкәннәр. Костюмның уртасына сәдәп такмакчы, аннан «замок – молния» куймакчы булганнар. Ул солдатларга шуышырга ирек бирмәс, дигән фикергә килеп, баштан кия торган итәргә уйлаганнар. Куртка кесәсенә кулны тыгарга уңайлы булсын өчен, махсус тишемнәр калдырганнар. Болар барысы да киңәшләшеп эшләнгән. 

«Бер райондашыбыз ике төргәк ак бүз тукыма алып килде. Аннан сигез-тугыз костюм чыкты. Солдатларга киеп-салырга уңайлы булсын өчен, уртача 46-50 үлчәмгә ярый торган итеп эшләдек. Флистан термо эчке киемнәр тектек. Алардан калган тукымаларны балаклава һәм оекбашлар тегү өчен файдаландык. Кызлар алова тукымасына заказ биргәннәр, ул тимгел-тимгел була, аннан шулай ук маскировка костюмнары эшләячәкбез», - диде тегүчеләр.


 
Алар шулай ук кешеләр алып килгән җәймә, юрган тышларын да тукыма буларак кулланалар. Берсен дә әрәм итмиләр. Чөнки бу киемнәр солдатларга  бер-ике тапкыр кияргә җитә, пычранганнан соң юу мөмкинлеге юк бит, диделәр.

Тегүчеләр бирегә эштән соң, кичке сәгать алтыларда җыелалар һәм сәгать тугызларга кадәр шунда булалар. Көндез исә үзләренең төп эшләрен башкаралар. Бер көнне – берсе, икенче көнне икенчесе килә, шулай ук өйләреннән генә эшләүчеләр дә бар икән. Мәктәп укытучылары, укучылары да аларга кушылган.  Ватсапта «Тегүчеләр батальоны» дигән төркем булдырганнар. Анда даими рәвештә хәбәрләшеп торалар. Берсе җитешмәсә, икенчесе булыша. Кемдер - муенын, кемдер җиңен тегеп бирергә мөмкин.

«Беркөнне төнге сәгать уникегә кадәр утырдым. Улым, Телеграм каналдагы “Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” дигән төркемгә кертеп: “Әни, анда тегүчеләр нәрсәдер эшләргә җыеналар, син дә кушылмыйсыңмы?” – диде. Шуннан соң мин Людмила белән хәбәргә чыктым», - дип сүзгә кушыла шулай ук шактый еллар тегү фабрикасында эшләп чыккан Роза апа Шакирова.
 
Тегүчеләрне тыңлап, безнең Кукмарада һөнәрле, олы йөрәкле халык яши дип сокланып тордым. Тегүчеләрнең күбесе  икенче мәктәптә белем алган. Югары сыйныфларда укыганда Кукмара тегү фабрикасында практика узганнар, әле план да куела иде, диделәр. Шулай ук җәйге каникулларда да анда эшләгәннәр. Кукмара тегү һәм мех фабрикалары гына да күпме халыкны эшле, ашлы иткән. Аларда хезмәт тәҗрибәсе алган кешеләр тормышта югалып калмый.


Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев