Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды

Иң элек кунаклар мәктәптә, балалар бакчасында булдылар, мәктәп яны участогында башкарылган эш, быелгы уңыш белән таныштылар.

Бүген Югары Чура җирлегендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Анда мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, укытучылар белән берлектә район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Алсу Шәрипова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин һәм башкалар катнашты.

Кукмара районында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды

Иң элек кунаклар мәктәптә, балалар бакчасында булдылар, мәктәп яны участогында башкарылган эш, быелгы уңыш белән таныштылар. 

Кукмара районында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды

Шулай ук мәктәпләрдә тормышка ашырылучы гаилә бизнесы проектларынан ачык һавада күргәзмә әзерләнгән иде.

Кукмара районында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды

Киңәшмәнең пленар өлеше Югары Чура мәдәният йортында узды. Фойеда «Уңыш/Успех» концепциясен гамәлгә ашыруга багышланган күргәзмә тәкъдим ителгән иде. Анда мәктәпләрдәге профильле сыйныфларда заманча мөмкинлекләр, укучыларның ирешкән уңышлары белән таныштырдылар.

Кукмара районында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды

Пленар өлештә Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның видеомөрәҗәгатен тыңлаганнан соң, район башлыгы Сергей Димитриев уку-укыту, тәрбия бирү өлкәсендә ирешкән уңышларга тукталды, киләчәккә бурычлар билгеләде һәм укытучыларга яңа уку елында уңышлар теләде.

Кукмара районында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды

«Август киңәшмәсен без ел саен аерым мәктәп базасында үткәрүне максат итеп куйдык. Быел ул Югары Чура җирлегендә уза. Монда уку-укыту, балаларга тәрбия бирү өчен бөтен шартлар тудырылган. Балалар бакчасы, мәктәп капиталь төзекләндерелде. Мәдәният йорты да якында гына урнашкан, ул шулай ук икенче яшьлеген кичерде. Август киңәшмәсенә барлык мәктәпләр дә тырышып әзерләнгәннәр. Алар монда үзләренең бизнес-проектларыннан күргәзмә тәкъдим иттеләр. Моннан берничә ел элек без укытучылардан мәктәп базасында укучыларга үзләренең бизнес-проектларын тормышка ашыру өчен шартлар булдыруларын сораган идек. Алар җитештергән товарларын сатарга һәм акча эшләргә өйрәнеп үсәргә тиеш. Бу проект берничә ел дәвамында уңышлы эшләп килә. Ул вакыт белән бергә үзгәрә, яңа тармаклар барлыкка килә. Шулай ук бу проект укытучы белән укучыны тагын да берләштерә һәм аларга киләчәктә һөнәр сайлаганда зур ярдәм булып тора. Гомумән, укучыларга профессиональ юнәлеш биргәндә тагын да игътибарлырак булуыгызны сорыйм. Чөнки бүгенге көндә районда төрле өлкәләрдә кадрлар кытлыгы сизелә. Моның өчен оешма-предприятие җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә эшләргә кирәк», — дип билгеләп үтте район башлыгы. 

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев