Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында юл төзекләндерү эшләре башкарыла

Райондагы юл эшләре «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча башкарыла.

Мамадыш-Кукмара автоюлыннан машина белән йөрүчеләргә Княгор авылы тирәсендәге чокыр-чакырлы, ямый торгач кабарып ук калган берничә метрлы калку урыннар яхшы таныштыр. Яз һәм кыш айларында әлеге участокта аеруча куркыныч иде. Әмма хәзер проблема хәл ителәчәк: бу атнада биредә Сабаның юл төзелеш оешмасы хезмәткәрләре асфальт салу эшләре башкарды. 

— Миңа көн саен эш белән Кукмарага барырга туры килә. Төзекләндерелгәнче юлның, чыннан да, тигезсез, чокырлы урыннары күп иде. Берсендә хәтта юл читендә машинасының тәгәрмәчен алыштыручы шоферны үзем дә күрдем. Хәзер тигез, өр-яңа, кояшта әле карасы да уңарга өлгермәгән асфальт юлдан җилдерү бик рәхәт булачак. Быел гына түшәлгән булгач бигрәк тә. Руль артында рәхәтләнеп җырлап барырлык, — ди Үрәсбаш авылыннан Григорий Андреев.

Без килгәндә, юл төзекләндерүчеләр Мамадыш-Кукмара юлының 51-53нче чакрымында (Княгор авылы тирәсе, — авт.) асфальтның өске катламын түшәү белән мәшгуль иде.

— Бүгенге көнгә максат — 1 чакрым 766 метр тәшкил итүче юлны яңа асфальт белән каплау. Эшкә дүшәмбе көнне керешкән идек, атна ахырына төгәлләргә исәплибез. Өч каток, бер асфальт салу җайланмасы көн дәвамында эшли. Бункерларның бушап торганы, чимал белән бернинди тоткарлык булганы юк, — ди мастер Илфат Шакиров. 

Кукмара районында юл төзекләндерү эшләре башкарыла

Юлга яңа асфальт сала башлаганчы, иң элек аның иске катламын махсус кырдыра торган җайланма ярдәмендә җыеп алалар. Әмма ул да әрәм ителми, эш төгәлләнгәннән соң, юл кырыйларын ныгыту өчен файдаланыла. Автоюлның чокырлы урыннары тигезләнгәч, ике катламда яңа асфальт җәелә.

— Минем вазыйфага асфальтның калынлыгын, нормалардан тайпылмыймы-юкмы икәнен карап, тикшереп тору керә. Беренче кат тигезләүче асфальттан соң икенче катламның калынлыгы биш сантиметр була. Каток йөреп тыгызлаганнан соң, ул дүрт сантиметрга кала. Эшләгән эш күзгә күренгәч, үзебезгә дә күңелле. Әлеге участокны төгәлләгәннән соң, юлның 58-59нчы чакрымына күчәргә ниятләп торабыз. Иң мөһиме — һава торышы гына яхшы булсын. Юкса, яңгырларда бар эш туктала, — ди асфальт салу операторы Роберт Заһидуллин. 

Юл төзекләндерү бер генә кеше башкара торган эш түгел. Хәтта лаборатория начальнигы да көн саен төзелеш мәйданчыгында икән.

— Башкача мөмкин түгел. Без асфальтның сыйфатын, составын заводта вакытта ук тикшерә башлыйбыз. Юлга чыккач, эш процессын, калынлыгын, тигезлеген, параметрларын контрольдә тотабыз, катокларның ничек эшләвен дә карыйбыз.  Минем автомобиль йөртүчеләргә әйтер сүзем бар. Юл төзекләндерелә торган участокларда юл билгеләренә игътибар итсеннәр, кызу тизлектә узмасыннар, ашыкмасыннар иде, — ди «Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогының лаборатория начальнигы Фәннур Галиәхмәтов.

Кукмара районында юл төзекләндерү эшләре башкарыла

Рөстәм Зарипов, «Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогы җитәкчесе урынбасары:

— Райондагы юл эшләре «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча башкарыла. Балтач-Шәмәрдән автоюлында — 2,350, ә Мамадыш-Кукмара юлында 2,620 чакрым юл яңартылды. Бүгенге көндә Мамадыш-Кукмара юлының 51-53, 58-59нчы чакрымнарында эш бара. Шулай ук Новотроицк-Татар Толлысы-Плаксиха юлында эш башланды. Проект буенча анда ике суүткәргеч торба алыштырылачак, 1,66 чакрым озынлыктагы участокта автомобиль юлы капиталь төзекләндереләчәк. 

Быел Кече Чура авылына керү юлы төзелә башлады. Биредә 1,910 чакрым озынлыктагы асфальт-бетон белән капланган, суүткәргеч торбалар урнаштырылган автомобиль юлы салыначак. Шулай ук торак пунктта тротуарлар һәм автопавильон җайланмалары да кую каралган. Әлеге объектта эш киләсе елга төгәлләнәчәк. 

Шәһәрдәге Ленин, Чехов, Мәҗит Гафури урамнарының аерым участокларында асфальт белән капланган юл-урам челтәрен, үзәк мәчет янындагы тукталышны ремонтлау планлаштырыла. Участок хезмәткәрләре тарафыннан юлларның чокыр-чакырлы урыннарын ямау, юл читләрендәге үләннәрне чабу, куакларны кисү, юл билгеләрен алыштыру һәм яңаны кую, юлларга вак таш җәю, автопавильоннарны, металл барьер корылмаларны буяу эшләре дә башкарыла. Кукмарадан тыш, хезмәткәрләр Арча, Питрәч һәм Теләче районнарында да юл төзелешендә хезмәт куя.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев