Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында бәрәңге мәйданнары 291 гектарны тәшкил итә

Алар арасында иң күп бәрәңге үстерүчеләр: «Кукмор Логистик» авыл хуҗалыгы кооперативы - 110 гектар, Илдус Вәлиев, Айрат Галимуллин крестьян-фермер хуҗалыклары - 10шар гектар, Наил Абдуллин – 5,5 гектар, Илһам Хаҗиев – 2 гектар.

Җәй буе карап үстердек, чүбен утадык, инде икенче икмәкне җыеп алыр чак җитте. Алдагы елларны июль-август айларында ук бәрәңге казый башлыйлар иде, быел әлеге эш бераз арткарак чигенде. Шулай булмый ни, кайбер хуҗалыклар аны июнь башында утыртты гына бит әле. 

Быел җәй бик уңышлы килгән кебек тоелды, бакчада бар яшелчә, җиләк-җимеш ишелеп уңды. Ә икенче икмәк сөендерерме?! 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда бәрәңге мәйданнары 291 гектарны тәшкил итә. Шуның 150 гектарга якыны крестьян-фермер хуҗалыкларына туры килә. Алар арасында иң күп бәрәңге үстерүчеләр: «Кукмор Логистик» авыл хуҗалыгы кооперативы - 110 гектар, Илдус Вәлиев, Айрат Галимуллин крестьян-фермер хуҗалыклары - 10шар гектар, Наил Абдуллин – 5,5 гектар, Илһам Хаҗиев – 2 гектар.  Калган фермерларда бәрәңге басулары  бер гектардан артып китми. Ә Кукмара аграр көллиятендә исә бәрәңгене 25 гектарда игәләр, калган белем йортларындагы кишәрлекләр 7,30 гектарга җыела.    

Адай авылыннан фермер Илһам Хаҗиевлар  икенче икмәкне май ахырларында утырткан булганнар. Әлегә җыеп алмаганнар, бераз иртәрәк, диделәр. 

«Сатып алучылар нинди бәрәңге ярата – без шундый сортларын үстерергә тырышабыз. Соңгы вакытта күп кеше сары эчле бәрәңге сорый. Шуңа күрә “Гала” сортына өстенлек бирәбез. Ахыргы елларны бәрәңгегә сорау булмагач, утырту мәйданнарын шактый киметтек. 32шәр гектар иккән еллар да булды. Ул вакытта ярминкәләргә барып, икешәр машина сатып кайта идек. Эшче куллар белән дә авырлыклар бар, шуңа күрә бәрәңгене комбайн ярдәмендә алабыз. Тик шулай да эресен, вагын аерырга кеше ялларга туры килә», - дип сөйләде Илһам.

Хаҗиевлар бәрәңгене көз көне урнаштырып бетерергә тырышалар, күбесен алыпсатарларга тапшыралар, шулай ук якын-тирә авыл, районнардан да сораучылар бар икән. Ә орлыклык бәрәңгене базда саклыйлар. 

«Быел бәрәңгене алмадык әле, казып караган идек, янбакчадагысы эрерәк күренә, басудагысы ваграк. Янбакчада туфрак та яхшырак шул, черемә дә тиешенчә кертелә. Бәрәңгегә үсү өчен июль-август айларында бер яңгыр җитмәде. Әмма күпмедер вакыт бар, барысы да яхшы булыр дип өметләнәбез», - диде Илһам.

Ә эре авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән икенче икмәкне бары тик «Урал» һәм «Рассвет» хуҗалыклары гына 55әр гектар игә. Әлеге хуҗалыкларның баш агрономы Рамил Хәбибрахмановның сүзләренә караганда, ул былтыргыдан 20 гектарга күбрәк. Хуҗалыкта «Гала» сортына өстенлек бирәләр. Ул – сары эчле, шома бәрәңге, халыкта аңа сорау зур, әйбәт сатыла, диделәр.

«Әле бәрәңге алуга керешмәдек, сабагы яшел, шуңа күрә тагын унбиш көнләп тотарга уйлыйбыз. Уңышына килгәндә, былтыргыга караганда ваграк күренә. “Рассвет” ягында 30 гектар тирәсе бер участокка су сипкән идек, анда уңайрак булырга охшаган», - диде Рамил Хәбибрахманов.

Ураллылар бәрәңгене күпләп саталар, 20шәр тонналы зур машиналар килеп, Киров, Мәскәү, Екатеринбург якларына алып китә. Шулай ук Казанда үткәрелә торган ярминкәләрдә дә катнашалар. 

Шәхси хуҗалыкларда бәрәңге уңышы төрлечә: кемдер мактый, кемдер булганына шөкер итә. Үрәсбашлыларның күбесе икенче икмәкне җыеп алырга өлгергән. 

«Бәрәңге казу зур эш булып тора, шуңа күрә аны озакка сузмаска тырышабыз. Май ахырларында трактор белән утырткан идек, казуын да техника ярдәмендә башкардык. Чүпләргә исә туганнар булыша, зур эшләрне бергә-бергә эшләү – безнең гаиләдә элеккедән килгән матур традиция. Бәрәңге алган көн үзенә күрә бәйрәм кебек була, матур, мул итеп өстәлләр әзерлибез, күрешергә дә бер сәбәп бит, бигрәк тә хәзерге заманда.  Башка еллардагы кебек бик эре булмаса да, уңыштан канәгать. Җәйнең соңгы айларында бер дә яңгырлар яумады бит, ә бәрәңгегә үзебезнең су сипкән юк. Яшь чакта бөтен бакчага бәрәңге утырта идек. Ул вакытларны уйлыйбыз да ничек эшли алдык, көч җитте икән дип шаккатабыз. Хәзер бер өлешендә күпьеллык үлән, малларга чөгендер үсә. Орлыклык бәрәңгене 40 чиләк әзерлибез, трактор белән утыртканда якынча 35 чиләге китә. Төгәл сортын әйтә алмыйм, арасында  төрлесе бар: алсу тәнле, кызыл күзле, сары, ак эчле... Бәрәңге нинди булса да тәмле инде ул», - дип сөйләде Үрәсбаштан Светлана Андреева.

Фото: Рәмзия Хөсәенова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев