Кукмара районында 8739 кеше диспансерлаштыру узган
Диспансерлаштыру мәҗбүри медицина иминияте системасы буенча район үзәк дәваханәсендә бушлай уздырыла.
Диспансерлаштыру программасының төп максаты — күп кенә авыруларны иртә срокларда ачыклау һәм дәвалау курслары уздыру.
Моннан берничә ел элек аеруча авыл җирлегендә яшәүчеләрдән: «Фельдшер диспансерлаштыру узарга куша, ничек кенә йөреп кайтырга инде?» — дигән офтанулы сүзләр ишеткән булсак, хәзер хәл башкача. Күпләр әлеге тикшеренүнең, иң беренче чиратта, табибларга түгел, ә нәкъ менә үзе өчен мөһимлеген аңлый, һәм тиешле вакыты җитүгә, дәваханәгә юл тота.
— Диспансерлаштыру мәҗбүри медицина иминияте системасы буенча район үзәк дәваханәсендә бушлай уздырыла. 18 яшьтән 39 яшькә кадәргеләр әлеге тикшеренүне — өч елга бер, ә инде 40 яшьтән узганнар ел саен үтәргә тиеш. Шулай ук сугыш ветераннары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга да елга бер тикшеренү мөһим, — ди район үзәк дәваханәсенең поликлиника мөдире вазыйфаларын башкаручы Илназ Фәйзуллин.
Тикшеренүнең тәүге этабы дәваханәнең беренче катыннан башлана. Анда махсус пост та бар.
— Кабул итү язылып түгел, ә чират белән башкарыла. Безнең янга — флюорография кабинеты янындагы постка — паспорт белән киләсең дә, базада мәгълүматларның дөреслеген тикшергәннән соң, анкета тутырасың, анализлар өчен кәгазьләр аласың һәм янәшәдәге 108нче кабинетка юнәләсең. Анда һәркемнең буй озынлыгы, авырлыгы үлчәнә, йөрәгенә электрокардиография (ЭКГ) ясала. Флюорография узу, кан анализлары тапшыру өчен дә ерак барасы түгел, кабинетлары янәшәдә генә. Без дүшәмбедән җомгага кадәр иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать дүрткә кадәр, ә шимбә көнне иртәнге сәгать сигездән көндезге сәгать уникегә кадәр эшлибез. Көн саен дистәләгән кеше кабул итәбез, — ди участок шәфкать туташы Рәмзия Гатина.
Табибларның сүзләренә караганда, анализлар һәр категория өчен аерым. 40 яшьне узганнар гомуми кан анализы бирә. Иртә стадияләрдә туры эчәктәге онкологик авыруларны ачыклау максатында, 40-64 яшьлек ир-атлар һәм хатын-кызлар — ике елга бер, ә 65-75 яшьлекләр ел саен тизәкне яшерен канга тикшерү өчен анализ тапшыра. 18 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар ел саен акушер-гинекологка күренергә тиеш. 18-64 яшьлекләрдән өч елга бер тапкыр аналык җиңсәсеннән мазок алына, 40-75 яшьлекләргә ике елга бер тапкыр маммография үтү зарур. 45, 50, 55, 60 һәм 74 яшьлек ир-атлар канда простата-специфик антигены (ПСА) ачыклау өчен дә анализ тапшыра.
— Быел план буенча 13739 кеше диспансерлаштыру узарга тиеш иде, шуларның 8739ы инде тикшеренде. Металл савыт-сабалар заводы, «Электр челтәре» оешмасына күчмә бригада белән дә чыктык. Анализлар әзер булгач, участок табибы тикшеренү нәтиҗәләрен өйрәнә һәм сәламәтлек төркеме билгели. Анализлары начар, сәламәтлегендә тайпылышлар булганнарны шәфкать туташы шалтыратып кабул итүгә чакыра. Аңа алга таба дәвалау процедуралары билгеләнә. Бүгенге көнгә кадәр диспансерлаштыру вакытында кан әйләнеше системалары авыруларының — 27, яман шешнең — 15, сулыш алу системасы авыруларының 2 очрагы ачыкланды. Әлеге пациентларга һәм онкологик авыру шиге булган 319 кешегә диспансерлаштыруның икенче этабына юлламалар бирелде. Алар өстәмә рәвештә тирәнәйтелгән тикшеренүләр узарга тиеш була. Авыру иртәрәк ачыкланган очракта, аны дәвалау да күпкә җиңелрәк узачак. Шуның өчен район халкын бер дә икеләнеп, куркып тормаска, чирне яшермәскә, үзвакытында тикшеренүләр узарга чакырабыз, — ди табиб Илназ Фәйзуллин.
Дүшәмбе көнне төштән соң диспансерлаштыру постында ике-өч кенә кеше бар иде.
— Ел саен үтәм, үзвакытында килеп, тиешле анализларны тапшырам. Әлеге төр тикшеренү кешенең үзе өчен кирәк дип саныйм. Чөнки белмичә дә, әллә нинди авырулар йөртүең бар. Табибларга бер күренеп алсаң, күңел тыныч була, — ди Зур Кукмарадан Гөлнәзирә Хафизова.
Манзарастан Розалия Абдуллинаның да программа гамәлгә кергәннән бирле диспансерлаштыруны калдырганы юк икән. «Мин аны медицина тикшеренүе (медосмотр) белән бергә үтәм. Беренче карашка, икесе бертөрле кебек тоелса да, алар аерыла. Тормыш иптәшем дә ел саен килә. Бик уңайлы, хәзер башка еллар белән чагыштырганда чират юк. Тиз арада узарга була. Иң мөһиме — анализлар гына яхшы булсын», — ди ул.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев