Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районына митрополит Кирилл килде

Казан һәм Татарстан митрополиты үзенең районга булган сәфәре вакытында Лельвиж авылындагы чиркәүне, Кызыл Тау, Урта Комар авылларында дин йортлары төзеләчәк урыннарга урнаштырылган истәлек ташларын аруландырды.

Бүген Кукмара районына эш сәфәре белән Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл килде. Аны район башлыгы Сергей Димитриев, Кукмара чиркәү округы благочинные протоиерей Сергий атакай һәм башкалар озатып йөрде. Башкала кунагы иң элек Лельвижда 2015 елда ачылган Изге Вениамин чиркәвендә булды. Биредә ул чиркәүне аруландырды, гыйбадәт кылды, халык белән аралашты. 

Кукмара районына митрополит Кирилл килде 

Кызыл Тау һәм Урта Комар авылларында да иганәчеләр ярдәме белән тиздән зур эшләр башкарылыр дип көтелә. Ниятләре зур — храм төзү. Митрополит Кирилл бу күркәм эшләрнең башында торучыларга рәхмәтен ирештерде, үзенең фатыйхасын бирде, гыйбадәт кылып, дин йортлары төзеләчәк урыннарга урнаштырылган истәлек ташларын аруландырды.

Кукмара районына митрополит Кирилл килде 

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk