Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районына Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдат Хәкимҗан Сафинның күмелгән урыннан бер уч туфрак һәм аның шәхси әйберләрен алып кайттылар

Быелның май аена кадәр ул хәбәрсез югалганнар исемлегендә иде.

Янил авылыннан Сафин Хәкимҗан Мостафа улы Бөек Ватан сугышына 1941 елның августында алына. Ә ноябрь аенда аның хатыны Сәрвәргә «Ирегез хәбәрсез югалды» дигән хәбәр килә. Гомере буе көтеп яши ул аны.  81 ел үткәннән соң, быелның май аенда  солдат турында яңа мәгълүмат табыла. Бүген инде якташыбызның мәңгелеккә кайда урнашканы билгеле.

Быел июнь аенда  Янил авылының ватсаптагы төркемендә: «Тагын бер билгесез солдатның исеме ачыкланды. Хәзер аның туганнарын эзлибез. 1913 елда Янил авылында туган рядовой Сафин Хәким Мостафа улының Смоленск өлкәсендә сөякләре табылды, гаиләсен, якыннарын белүче юкмы?» - дигән хәбәр куелды. 

Әлеге мәгълүматны Янил аграр көллиятенең «Кар десанты» төркеме җитәкчесе Раниф Сәмигуллин урнаштырган иде. 

«Смоленск ягыннан бу хәбәр килеп ирешкәч, без авыл җирлегендә сакланган “учетная книга”ларны карадык. Сугыш башланганчыга кадәрге китапта Сафин Хәкимҗан, абыйсы Галимҗан, хатыны Сафина Сәрвәр тора, дигән җөмләләрне күрдек. Ә башка китапларда без Сәрвәрне дә тапмадык, Хәкимҗанның исеме юк иде инде. Яңадан авыл буенча эзли торгач, өлкән буыннан Хәкимҗанның 1911-1912 елларда туган апасы барлыгын һәм аның Олыязга кияүгә чыгып киткәнен белдек. Бүгенге көндә бу авылда һәм Шәмәрдән бистәсендә дә Хәкимҗанның апасының балалары яши. Шулай итеп, без ул чакта Сәрвәр хакында бернәрсә дә белмәдек, һәм мин  шул турыда Смоленск өлкәсенең  Вязьмадагы отряд командирына хат җибәрдем. Ә  август аенда инде Сәрвәрнең оныклары табылды, элемтәгә чыктылар, дигән хәбәр килде. Янилдә дә туганнары барлыгын яңа гына белдек. Шунысы кызык: авыл төркемендәге белдерүне күргәч, алар үзләренең Сәрвәр апалары турында сүз барганын уйламаганнар да», - диде ул.
 
Әйе, Сәрвәр Сафинаның оныклары Рафыйк һәм Рәис Юнысовлар да соңгы еллар эчендә Хәкимҗан Сафинны эзләү белән шөгыльләнгәннәр икән. 
«Иң элек мин Кукмара хәрби комиссариатына мөрәҗәгать иттем. Аннан Хәкимҗан Сафинның 1941 елның ноябрь аенда хәбәрсез югалуы турында извещениенең күчермәсен алдым һәм Подольск шәһәрендәге үзәк архивка җибәрдем. Аннан да хәбәрсез югалган, дигән җавап килде. Шулай ук “Халык хәтере” (“Память народа”) дип аталган рәсми сайтка да сорау, үзебез турында мәгълүмат калдырдым. Һәм август аеның бер көнендә Россия Федерациясенең сенаторы, Смоленск өлкәсе эзләү хәрәкәте җитәкчесе Нина Куликовскихтан шалтырату булды. “Сафин Хәкимҗан сезгә кем була?” - дип сорады ул. Оныгы,  дидем. Без сезнең бабагызны таптык, дигән сүзне ишеткәч, нинди зур дулкынлану кичергәнемне аңлатып та бирә алмыйм. 1941 елның көзендә “Вязьма саклану операциясе” башлана. Әлеге операция турында мәгълүматлар озак еллар дәвамында хәрби сер буларак саклана. Бу операция барышында бик күп совет солдатлары үлә, әсирлеккә эләгә, чолганыштан бик азлар гына чыга. Аларын да Бебря елгасы буендагы калкулыкта торган немецлар ата бара. Хәзер менә ачыкланды: безнең бабабыз да шунда һәлак булган икән», - ди Рафыйк Юнысов.
 
Эзтабарлар әлеге елга буенда безнең якташыбызның сөякләренә быелның 14 маенда юлыга. Бер кабердә ике солдат була. Икесенең дә янында медальоннары (солдатларның үзләре турында мәгълүмат язылган кечкенә генә капсула) табыла. Берсе аның буш, ә икенчесендә нәкъ менә Хәкимҗан Сафин турында язылган була.

Озак еллар дәвамында пластмасс капсула эчендә сакланса да, әлбәттә, инде кибеп беткән кәгазьнең язуларын гадәти күз белән генә укып булмый. Аны «Солдатский медальон» дип аталган лаборатория экспертлары махсус химик эретмәдә атна буе тотып, бик саклап кына җәеп, җентекләп тикшерәләр. Медальонның буш булмавы – эзтабарлар өчен зур табыш. Чөнки солдатлар арасында үзең турында язсаң – үләсең,  немецлар кулга алган очракта җәзалау көчле булачак, дигән ырым-шырымнар киң таралган була. Шулай ук бу кәгазьләрне алып, тәмәке төреп тартулары да сер түгел.  
 
«Вязьма районының Богородицкое авылында зур гына туганнар каберлеге бар икән. Һәм инде дистә еллар эчендә эзтабарлар зур эш белән шөгыльләнәләр, үлгән солдатларны эзләп табып, әлеге мемориалга җирлиләр. Ел саен  8 октябрь көнне ел дәвамында табылган солдат сөякләрен җирләү оештырыла. Бер ел эчендә алар 131 солдат, 13 медальонга юлыкканнар. Бу юлы безне дә әлеге моңсу тантанага чакырдылар. Ул көнне 13 тартма солдат сөякләре җир куенына иңдерелде. Без бабабызның сөякләрен туган ягы Янилгә алып кайтмакчы идек. Әмма җирләнгән урынында солдат аерым булса гына бу эшкә рөхсәт бирелә икән. Безнең очракта ике солдат иде. Бабабыз янында өеннән алып килгән кечкенә генә кәстрүл, кара (чернила) белән яза торган каләм дә булган. Аларны – медальон, аның эчендәге кәгазьне һәм бабабыз табылган кабердәге бер уч туфракны – безгә бирделәр. Сәрвәр әбиебез – безнең әнинең әнисе. Сугыштан соң әби озак еллар Казанда яшәде. Ул Янилдәге зиратка җирләнгән. Аның янәшәсендә әти белән әни дә мәңгелеккә урын алды. Без Смоленск өлкәсенә кузгалганчы, Сәрвәр әбиебезнең кабереннән бер уч туфракны алып барып, тантанадан соң аны бабабыз җирләнгән мемориалга салдык», - дип, абыйсының сүзен дәвам итте  Рәис Юнысов.


 
Узган атнада Янил авылы мәдәният йортында тарихка кереп кала торган вакыйга булды.  Абыйлы-энеле Юнысовлар сугышка кадәрге елларда авылда хат ташучы булып эшләгән, 28 яшендә илебез азатлыгы өчен ерак Вязьма якларында һәлак булган солдат Хәкимҗан Сафинның медальонын, котелок-кәстрүлен, сугышта вафат булучыларга бирелә торган махсус истәлек медален Янилдәге аграр көллият музеена тантаналы төстә тапшырдылар. Бу көнне аграр көллият студентлары һәм Янил урта мәктәбенең бер төркем укучылары игътибарына үзләрендәге «Кар десанты» отрядының Новгород өлкәсендә ничек эзләнү-казу эшләре алып барулары турында фильм да күрсәтелде. Егетләр, кызлар, тын да алмыйча карап, яшьтәшләренең изге һәм авыр хезмәтләрен үз күңелләре аша үткәрделәр. 

Сүз уңаеннан, Юнысовлар үзләре дә – хәрбиләр, озак еллар илебезнең иминлеге өчен хезмәт иткәннәр, икесе дә – званиеләре буенча полковниклар. Рафыйк абый бүгенге көндә Татарстан хәрби комиссариатында бүлек җитәкчесе булып эшли. Рәис абый отставкага чыккач, Казандагы кадет мәктәбе директоры итеп билгеләнгән.


 
Соңыннан Юнысовлар бер төркем туганнары һәм «Кар десанты» отряды егетләре белән Янил авылы зиратында да булдылар. Әти-әниләре, әбиләре Сәрвәр рухына дога кылганнан соң, Хәкимҗан бабаларының кабере табылган урыннан алынган бер уч туфракны әбиләре каберенә салдылар. «Тыныч йокла, әби, бабай табылды, “кайтты”»,  - диде оныклары. 
  

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев