Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы башлыгы танк училищесы полигонында һәм «Казан Экспо»да мобилизацияләнгән райондашлар белән очрашты

Мобилизацияләнүчеләр махсус операциягә әзерлекнең ничек баруы турында сөйләделәр, үтенечләрен һәм теләкләрен җиткерделәр.

Район башлагы Сергей Димитриев җитәкчелегендә Кукмара делегациясе танк училищесы полигонында һәм «Казан Экспо»да мобилизацияләнгән солдатлар белән очрашты. Алар егетләргә гуманитар җыелма һәм кирәк-яраклар тутырылган рюкзаклар тапшырдылар.

Мобилизацияләнгән райондашлар махсус операциягә әзерлекнең ничек баруы турында сөйләделәр, үтенечләрен һәм теләкләрен җиткерделәр. Аларның бер өлеше инде хәл ителгән, калганнары да исәпкә алынган.

Сергей Димитриев мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә бөтен кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, дип ышандырды.

Фото: «КукморТВ»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk