Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы башлыгы район халкын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы белән котлады

Җиңү бәйрәме — ул шатлыклы күз яшьләре, бу көн — һәр гаилә кадерләп саклый торган хәтер.

«Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, райондашлар, кунаклар!

Сезне матур, кадерле бәйрәм — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы белән ихластан тәбрик итәм.

Җиңү бәйрәме — ул шатлыклы күз яшьләре, бу көн — һәр гаилә кадерләп саклый торган хәтер. Ул безне тагын да берләштерә һәм бернинди сынаулар алдында да югалып калмаска өйрәтә. Безнең бурыч — Җиңүнең нинди бәягә яуланганын, Ватан азатлыгы өчен башын салганнарны онытмау, арабызда яшәүче ветераннар турында кайгырту. Еллар уза, әмма бу көн иң мәһабәт һәм кадерле бәйрәм булып кала.

Фронттагылар, меңнәрчә кукмаралылар илебез азатлыгы өчен дошманга каршы үзләрен аямыйча көрәшкәндә, тылдагылар, көнне төнгә ялгап, Җиңү хакына армый-талмый басуларда иген үстерде, станок артына басып, корал ясады, фронттагыларга миллион ярым пар киез итек җитештереп, алты миллион пар аяк киеме ремонтлап, яңадан фронтка озатты, сугышчыларга туган як җылысын да кушып, оекбаш-бияләйләр бәйләде, шул ук вакытта балаларны лаеклы итеп үстерергә дә көч тапты. 

Тынычлыкның ни дәрәҗәдә кадерле икәнен без бүген аеруча яхшы аңлыйбыз. Украина территориясендәге махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә дә безнең бердәмлек һәм ярдәм кирәк. 

Сугыш кырларында һәлак булучылар алдында башыбызны иябез, исәннәргә саулык-сәламәтлек, озын гомер телибез. Күгебез аяз, көннәребез имин, тыныч булсын», — диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев