Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара программистлары үз уеннарын Кытайда сата башлаган

Цифрлаштыру елында районнарда муниципаль ИТ - парклар ачу бурычын куйганнар.

Кукмара районының IT-белгечләре үз компьютер уеннарын Кытайда сату белән шөгыльләнә. Бу турыда Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.

Министр республика программистларының уңышлы тәҗрибәсе турында «Безнең Татарстан» программасының туры эфирында сөйләде.

«Безнең Кукмара шәһәрендә компьютер уеннары җитештерә торган һәм аларны Кытай базарына чыгара торган компания эшли. Шулай ук Саба, Әлмәт районнарында теркәлгән компанияләр дә бар. Цифрлаштыру елында без үзебезнең районнарда муниципаль [ИТ -] парклар ачу бурычын куйдык», –  дип хәбәр итте ведомство башлыгы.

Фото: архив, Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk