Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара полициясенә мәктәпкә шартлаткыч куелу турында ялган хәбәр кергән

Барлыгы 260лап бала, укытучылар, мәктәптә кем бар, һәммәсе дә эвакуацияләнгән

Бүген, 23 гыйнварда, көндезге сәгать икеләр тирәсендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә Кукмара 4нче мәктәбендә шартлаткыч матдә куелу турында хәбәр алына. МЧС, район газ оешмасы, ашыгыч ярдәм күрсәтү, полиция хезмәткәрләре тиз арада әлеге урынга килә. Һәр служба үз эшен тиешенчә башкара. Махсус өйрәтелгән эт ярдәмендә территория, белем йортының барлык сыйныф бүлмәләре тикшерелә.

-Барлыгы 260лап бала, укытучылар, мәктәптә кем бар, һәммәсе дә эвакуацияләнде. Тикшерү эшләре алып барылганнан соң, шартлаткыч куелу турындагы хәбәрнең ялган булуы ачыкланды, - дип хәбәр итте район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. – Бүлекнең оператив эш хезмәткәрләре тарафыннан шалтыратучының кем булуы ачыкланды. Әлеге юлга аны нәрсә этәргән? Хәзерге вакытта бу сорауга ачыклык кертү өстендә эш алып барыла, гаебен дәлилләүче материаллар туплана.

Район халкы игътибарына! Террорлык акты буенча ялган хәбәр таратучыларга РФ ҖКның 207 маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгы карала.

Әгәр сезгә террорлык актлары яисә террорлык юнәлешендәге җинаять кылырга әзерләнүчеләр хакындагы мәгълүмат билгеле була икән, кичекмәстән бу хакта Россиянең Федераль сак хезмәте органнарына яисә Россия Эчке эшләр министрлыгына хәбәр итегез.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур хезмәте телефоны: 8(843) 291-35-28, 02

Кәрәзле телефоннан шалтырату өчен: 020

Татарстан буенча Федераль сак хезмәте идарәсенең дежур хезмәте телефоны: 8(843) 231-45-55.

Исегездә тотыгыз! Бик күп кешеләрнең сәламәтлеге һәм язмышы сезнең килешенгән һәм төгәл гамәлләрегезгә бәйле.

фото: район янгын сүндерү-коткару частеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk