Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара полиция хезмәткәре өчен тавыш бирегез!

Конкурсның икенче этабы 16 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

”Халык участок инспекторы” дигән Бөтенроссия конкурсының икенче этабы бара. Быел тугызынчы тапкыр оештырылучы әлеге бәйге полиция хезмәткәрләренең эшенә тиешле бәя бирү өчен эчке эшләр органнары белән җәмгыять арасындагы хезмәттәшлекне чагылдыруның ачык мисалы булып тора.

Конкурсның икенче этабы 16 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Анда бәйгенең район турында җиңү яулаган полиция лейтенанты Айнур Җиһаншин катнаша. Айнур хокук саклау органнарында биш елдан артык эшли. Ул Нырья, Янил һәм Ядегәр авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә.

Участок инспекторы өчен Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Интернет-сайтында - https://16.mvd.ru тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен тәкъдим ителгән исемлектән Җиһаншин Айнур Альберт улын сайлап алырга һәм аның фоторәсеменә “тавыш бирергә” дигән төймәгә басарга кирәк. Моннан тыш, социаль челтәрләрнең берсендә (“Вконтакте”, “Одноклассники”, “Фейсбук”) теркәлгән булу мөһим. Тавыш бирүне көн саен тәүлеккә бер тапкыр башкарырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk