Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара поликлиникасында ремонт эшләре башланып китте

Капиталь ремонт барышында тәрәзәләрне җылыту, канализация, вентиляция системаларын, ут һәм суүткәргечләрне алмаштыру, яңа медицина җиһазлары, мебель алу, идән һәм стеналарны ремонтлау күздә тотыла

Район халкын әлеге яңалыкны аңлап һәм сабыр булып кабул итәргә чакырабыз: район үзәк дәваханәсе поликлиникасында киң масштаблы капиталь ремонт эшләре башланып китте.

Сүзне шулай башлавым юкка түгел, чөнки бер көн эчендә генә дә поликлиникадагы табибларга йөзләгән кеше мөрәҗәгать итә. Ә инде коридорларда һәм табиб бүлмәләрендә ремонт башлангач, никадәр ыгы-зыгы, кирәкле табибларның кабинетларын эзләү һәм шау-шу булачагын хәзергә күз алдына да китерүе авыр. Ни өчен хәзергә? Чөнки бүгенге көндә эш элеккеге балалар поликлиникасында, физиотерапия бүлмәләре янәшәсендә, ягъни поликлиниканың үзәгеннән читтәрәк бара. Капиталь ремонтка алынган "Строй-Гарант" төзелеш оешмасының бер бригадасы исә поликлиника түбәсен ябуны дәвам итә.

-Татарстан Республикасында поликлиникаларны яңарту буенча Президент программасы кысаларында безнең үзәк дәваханәгә 58 миллион сум акча бүлеп бирелде, - ди баш табиб Равил Хәлиев. - Капиталь ремонт барышында тәрәзәләрне җылыту, канализация, вентиляция системаларын, ут һәм суүткәргечләрне алмаштыру, яңа медицина җиһазлары, мебель алу, идән һәм стеналарны ремонтлау күздә тотыла. Шулай ук балалар поликлиникасында һәм хатын-кызлар консультациясе бүлегендә дә косметик ремонт булачак. Моннан 42 ел элек төзелгән бина күптән ныклы ремонт сорый: түбәдән су үтә, су һәм канализация торбалары тузган иде инде. Бу - бер айлык кына түгел, ә берничә ай дәвамында бара торган киңкырлы, күләмле эш. Халыкка да, безнең хезмәткәрләргә дә бик авыр, уңайсыз булачагын аңлыйбыз, шуңа күрә һәркемнең сабыр һәм тагын бер кат сабыр булуын сорыйбыз. Ремонт тәмамланганнан соң, халыктан коридорлардагы урындык-эскәмияләрне, стеналарны да саклап тотуларын үтенәбез. Әле кайчан гына балалар поликлиникасын ялт итеп эшләп чыккан идек, ә хәзер коридор стеналарының кайбер өлешләрен бирегә килүчеләр инде бозып, буяп бетергәннәр.

Төзәкләндерү эшләре беткәч, флюорография кабинеты элеккеге балалар поликлиникасына, ягъни беренче катка күчереләчәк. Бу өлкәннәр, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен йөрергә уңайлы булсын өчен эшләнелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев