Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара поликлиникасы пациентларны өлешчә кабул итә башлады

Короновирус куркынычы саклану сәбәпле, медицина учреждениесе иминлек чараларын үтәргә тиеш.

Кукмара районы үзәк дәваханәсе 19 майдан аерым төр медицина ярдәме күрсәтү буенча амбулатор-поликлиника кабул итүләре уздыра башлады. Бу турыда район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Руслан Димитриев хәбәр итте.

«19 майдан поликлиника планлы амбулатор-медицина ярдәме күрсәтү буенча үз эшчәнлеген кабат башлап җибәрде. Теш, күз табиблары, отоларинголог, акушер-гинекологлар халыкны кабул итә. Шулай ук планлы профилактик медицина тикшерүләре уздырыла, өлкәннәргә һәм балаларга вакциналар ясала», - дип сөйләде Руслан Димитриев.

Баш табиб урынбасары әйтүенчә, өлкәннәр һәм балалар алдан язылу буенча катгый вакытта кабул ителәләр. Поликлиникага килгәч, кабул итү алдыннан пациентларның тән температурасы үлчәнә. Үзең белән шәхси саклык чаралары булырга һәм тиешле дистанция сакланырга тиеш.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk