Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара почтамты почтальоны Римма Бакелева 312 данә подписка эшләгән

"Татмедиа" җәмгыяте "Татарстан почтасы"ның почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында 2014 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка яздыру буенча бәйге игълан иткән иде. "Әлеге бәйгедә районыбыз почтальоннары да бик теләп катнаша, инде беренче күрсәткечләребез дә бар", - ди Кукмара почтасының матбугатка яздыру бүлеге җитәкчесе Ләйсәния Шәрәфиева. Аның хәбәр итүенчә, беренче ноябрьгә район...

"Татмедиа" җәмгыяте "Татарстан почтасы"ның почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында 2014 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка яздыру буенча бәйге игълан иткән иде. "Әлеге бәйгедә районыбыз почтальоннары да бик теләп катнаша, инде беренче күрсәткечләребез дә бар", - ди Кукмара почтасының матбугатка яздыру бүлеге җитәкчесе Ләйсәния Шәрәфиева.


Аның хәбәр итүенчә, беренче ноябрьгә район буенча "Татмедиа" системасына караган вакытлы матбугат чараларына инде 2598 данә (753040 сумлык) подписка үткәрелгән. Подписканың иң күбесе, ягъни 2225 данәсе (665 822 сумлык) - "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") Кукмараның үзендә булган өч почта бүлекчәсе 777 данә (230415 сумлык) подписка эшләгән. Авылларга килсәк, бүген иң актив почта бүлекчәләре түбәндәгеләр: Зур Сәрдектә - 326 данә (91626 сумлык), Пычакта - 152 данә (44276 сумлык), Иске Юмьяда - 140 данә (41790 сумлык) газета-журналларга язылганнар.


Кукмара почтамты почтальоны Римма Бакелеваның да күрсәткечләре мактарлык: ул 312 данә (103300 сумлык) подписка эшләгән. "Татмедиа" җәмгыятенең мондый бәйгеләр оештыруын исә эшкә стимул бирә дип саный. Аның почтальон булып эшли башлавына быел 9 ел тулган.
-Белгечлегем буенча бухгалтер мин, әмма үз һөнәрем буенча бер көн дә эшләгәнем булмады. Башта "Гигант" хуҗалыгында зоотехник-селекционер идем, аннары Кукмара почтамтына эшкә килдем. Хәзерге вакытта Чернышевский, Нух Идрисов, Парковая, Усманов, Мичурин, Чулпан, Пионерская, Толстой, Эшчеләр Тыкрыгы урамнары халкына хат-хәбәрләр җиткереп торам, - ди Римма Бакелева.
-Сез хезмәт күрсәтүче участокта киләсе елның беренче яртыеллыгына язылу ничегрәк бара?


-Беләсезме, мин эшли башлаганнан бирле халыкның яратып языла торган бер газетасы бар - ул "Хезмәт даны". Бүген дә инде шактый кеше аңа язылып өлгерде. Шулай ук, "Шәһри Казан", "Сабантуй", "Мәктәп һәм гаилә" газеталары, "Сөембикә", "Чаян", "Идел", "Мәгариф", "Салават күпере" кебек журналларга да язылучыларым бар. Алга куелган планыбыз бик зур, аны ничек тә үтисе килә. Яшьләр матбугатка икеләнмичә языла, ә әби-бабайларның күбесе күзләребез начар күрү сәбәпле, газета-журналлар укый алмыйбыз, диләр.
-Эшегезне авырсынмыйсызмы, гаиләгез хезмәтегезгә ничек карый?


-Безнең өйдә һәркем үз шөгыле белән мәшгуль. Ирем газ өлкәсендә эшләсә, улым балалар бакчасына йөри, кызым мәктәптә укый. Почтальон күңелле һөнәр, әмма күп йөрергә туры килә. Мин үзем кызу кеше, эшне тиз тотарга яратам. Шуңа күрә почта таратырга да, өй эшләренә, гаиләмә дә вакыт табам.
-Римма ханым, әгәр бу бәйгенең җиңүчесе булып, 34483 сумны отсагыз, аны кайда кулланыр идегез? - дип тә кызыксындым.
-Тотар урыны табылыр иде әле! - диде ул.
Искәртеп узабыз, "Татмедиа" җәмгыяте игълан иткән бәйге 2013 елның 1 октябреннән 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Ул "Иң яхшы шәһәр хат ташучысы", "Иң яхшы кече шәһәр хат ташучысы" һәм "Иң яхшы авыл хат ташучысы" номинацияләре буенча бара. Өч номинациядә дә 1нче урынга - 34483 сумлык кыйммәтле бүләк, икенчесенә - 28736 сум, өченчегә - 22989 сум акчалата бүләк каралган. Беренче урын җиңүчеләре әлеге кыйммәтле бүләкне акчалата да алырга мөмкиннәр.
Җиңүчеләрне ачыклаганда аларның "Татмедиа" җәмгыяте газета-журналларына күпме әбүнә оештырулары, аның 2013 елның 1нче яртыеллыгы белән чагыштырганда күбрәк булуы, торак пункттагы һәр мең кешегә исәпләгәндә күпме туры килүе дә исәпкә алыначак.
Үз чиратында "Хезмәт даны" газетасы редакциясе дә быел да район газеталарына яздыру буенча хат ташучылар арасында ярышны дәвам итә, инде бүләкләребезне әзерләп куйдык.

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА. Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk