Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара паркында тиеннәр яши башлады

Җәнлекләр махсус вольерда яшәячәк.

Кукмара шәһәренең Атлас Булатов исемендәге мәдәният һәм ял паркында матур, йомшак йонлы җәнлекләр пәйда булды: территориядәге махсус әзерләнгән вольерга өч тиен җибәрелде.

«Безнең паркта өч Алтай тиене яши башлады. Алар агач өйләре булган, җимлекләр куелган махсус вольерга урнаштырылды. Шулай ук әлеге энергияле җәнлекләр уйный алырлык тәгәрмәч дә урнаштырачакбыз», - дип сөйләде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Ринат Хәйруллин.

Тиеннәрнең икесе - кыз, берсе - малай. Аларны карау белән Нурлыхода Минһаҗева шөгыльләнәчәк. Ул парктан ерак түгел яши һәм алты ел дәвамында бу территорияне тәртипләп тора.

Тиеннәргә чикләвек, кишер, алма һәм башка продуктлар ашатачаклар.

Район халкы һәм кунаклар да тиеннәрне сыйлый ала. Әмма моның өчен белешмәлекне укырга, игътибар белән өйрәнергә кирәк, анда тиеннәргә нәрсә ашатырга ярамавы һәм җәнлекләрнең нәрсә яратуы турында язылган. Алар өчен тәкъдим ителгән рацион язылган махсус табличкалар вольерда урнаштырылган.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев