Кукмара «Нараткай» лагерында 425 бала ял итәчәк
Лагерьда күпме смена эшләячәк, юлламалар бәясе һәм туристик кешбэк программасында ничек катнашырга? Бу хакта тулырак лагерь директоры Әмир Хәкимуллин сөйләде.
Уку елы тәмамлана, алда җәйге каникуллар. Һәр ата-ана үз баласының җәйге ялын куркынычсыз гына түгел, ә кызыклы һәм истә калырлык итәргә хыяллана. 9 июньдә «Нараткай» балалар сәламәтләндерү лагере янәдән районыбызның 425 баласы өчен ишекләрен ачачак.
«Үзебезнең район лагеренда ял итәргә теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Быел җәй дәвамында биш смена эшләячәк: җиде көнлек 3 смена һәм унсигез көнлек 2 смена. Җиде көнлек ялның тулы бәясе 7668 сум 85 тиен тәшкил итә, шуның 2710 сумын гына ата-аналар күтәрә. Унсигез көнлеккә юллама бәясе –19719 сум 90 тиен, ата-ана шуның 6969 сумын гына түли. Шунысы куанычлы: быелның 31 мартында балалар ялы өчен яңадан кешбэк программасы старт алды. Ата-аналар янә балалар лагерьларына түләгән акчаның яртысын кире кайтара ала. Моның өчен tatianatur.ru сайтына кереп, лагерьның исемен табарга һәм МИР картасы ярдәмендә юллама өчен акча түләргә кирәк», - ди лагерь җитәкчесе Әмир Хәкимуллин.
Беренче хәрби-патриотик юнәлештәге смена 9 июньдә башланачак, анда берәр атна дәвамында Кукмараның 4нче урта мәктәбе укучылары ял итәчәк, икенче социаль-педагогик юнәлештәге сменада 19 июньнән 3нче урта мәктәп укучылары ял итәргә ниятли, өченче иҗади юнәлештәге смена 1 июльдә башлана һәм 18 көнгә исәпләнгән. Дүртенче смена 22 июльдә башлана, һәм җиде көн дәвамында биредә Манзарас урта мәктәбе укучылары ял итәчәк. Бишенче смена – спорт юнәлешендә уңышларга ирешкән балалар өчен, ул 1 августтан 18нә кадәр дәвам итәр дип көтелә.
Һәр смена 7-17 яшьтәгечә 85 баланы кабул итә. Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә бирелә торган квота буенча быел биредә биш бала бушлай ял итәчәк.
Балаларның ялы күңелле һәм креатив әйдаманнар кулында. Җитәкчелек персоналны сайлап алуга җитди карый, һәрберсе белән шәхси әңгәмә үткәрә. Моннан тыш, балалар белән эшләүче һәр педагог вожатый осталыгы курсларын узу турында сертификатка ия булырга тиеш. Шулай ук лагерьда тәүлек буена сакчылык оештырылган, балалар янында һәрвакыт медицина хезмәткәрләре эшләячәк.
Тиздән балалар лагерена яңа сулыш бөркелер дип ышанасы килә. Чөнки 2023 елда лагерьда капиталь ремонт көтелә: санитар узеллар ремонтланачак, йортлар төзекләндереләчәк, инвалид балалар өчен шартлар тудырылачак.
«Лагерьны ремонтлау буенча проект эшләнде. Без аның белән балаларны да таныштырдык. Шунысы кызык: безнең лагерьда инде берничә ел рәттән ял итүче балалар әлеге йортларны үзгәртмичә, матур хатирә буларак калдырырга теләк белдерделәр», - дип елмая Әмир Хәкимуллин.
Коронавирус авыруы белән бәйле рәвештә быел да кайбер чикләүләр сакланачак: ата-аналар шулай ук лагерь территориясенә үтә алмый.
Җәйге ялның тагын нинди төрләре була, һәм ул бөтен балага да туры килеп бетәме? Күппрофильле лицейның социаль педагогы Ферүзә Шәймиева белән төрле варианттагы ялның уңай һәм тискәре яклары хакында сөйләштек.
«Соңгы елларда җәйге, шул исәптән мәктәп яны лагерьларыннан күп тәкъдимнәр килә. Әгәр кызыгыз яисә улыгыз “йорт баласы” икән, иң яхшысы – мәктәп яны лагерена йөртү. Беренчедән, отрядларда төрле сыйныф балалары ял итә, димәк, аның яшьтәшләре белән аралашу мөмкинлеге бар. Өстәвенә, смена вакытында төрле чаралар үткәрелә, анда ул үзенең талантын ача ала. Тискәре ягы шунда: смена 21 көн эшли һәм төшкә кадәр генә дәвам итә. Лагерьны сайлаганда мөһим факторларны күздә тотарга киңәш итәм: бу сменада педагогик состав нинди, әгәр лагерь тәүлек буе эшли икән, аның яшәү шартлары ничек? Тәүлек буе эшли торган лагерьның уңай яклары шактый: актив ял итү, туклану режимы бар, телефоннан аз файдаланалар, өлкәннәр күзәтүе астында торалар. Әлбәттә, бу очракта балалар әти-әниләре игътибарыннан тулысынча өзелеп тора һәм таныш булмаган коллективта бераз стресс кичерә. Күп кенә ата-аналар җәйге ялга әби-бабайларга җибәрә... Бу – яхшы альтернатива: саф һава, дуслар белән аралашу мөмкинлеге. Тик ул оешмаган ял төренә керә һәм актив ял яраткан, әби-бабай белән яхшы мөнәсәбәттә булган балаларга гына туры килә. Моннан тыш, өлкәннәр баланың кайда йөргәнен һәм нәрсә белән шөгыльләнгәнен белеп торырга тиеш», - диде социаль педагог.
Компенсацияләр тәүлек буе эшли торган стационар лагерьларга юлламалар өчен каралган. Моңа дәүләтнеке дә, коммерцияле лагерьлар да керә. Кешбэк шәһәр лагерьларына, палаткалы лагерьларга, экспедицияләргә, экскурсия сәфәрләренә кагылмый. Шуңа да игътибар итәргә кирәк: кире кайтарыла торган сумма 20 меңнән дә артмый. Әйтик, бәясе 50 мең сум булган юллама сайлагансыз икән, 20 мең сумнан артыгын кире кайтара алмыйсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев