Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара мәдрәсәсендә чыгарылыш кичәсе узды

Быел мәдрәсәнең һөнәри бүлеген 41 шәкерт тәмамлады: ир-егетләр 21 кеше, хатын-кызлар исә - 20. Алар барысы да 4 еллык уку-укыту программасын үзләштереп, чыгарылыш имтиханнарын тапшырдылар һәм Диплом эшләрен якладылар. Ир-егетләргә "Имам-хатыйп", ә хатын-кызларга "Ислам нигезләре мөгаллимәсе" квалификациясе бирелүен раслый торган дипломнар тапшырылды. Алар арасында инде хәзер дин өлкәсендә хезмәт итүчеләр...

Быел мәдрәсәнең һөнәри бүлеген 41 шәкерт тәмамлады: ир-егетләр 21 кеше, хатын-кызлар исә - 20. Алар барысы да 4 еллык уку-укыту программасын үзләштереп, чыгарылыш имтиханнарын тапшырдылар һәм Диплом эшләрен якладылар. Ир-егетләргә "Имам-хатыйп", ә хатын-кызларга "Ислам нигезләре мөгаллимәсе" квалификациясе бирелүен раслый торган дипломнар тапшырылды. Алар арасында инде хәзер дин өлкәсендә хезмәт итүчеләр - имамнар һәм мәхәлләләрендә дин белеме бирүче мөгаллимнәр бар.

Һөнәри бүлектән тыш, быел мәдрәсәнең башлангыч бүлеген тәмамлаучылар да булды. Алар арасында өлкәннәр дә, якшәмбе мәктәбендә белем алган балалар да бар. Башлангыч бүлекне 23 ир-егет һәм 50 хатын-кыз тәмамлады (шулар арасында 24 яшүсмер).

Быелгы чыгарылышка багышланган тантанада Татарстан Республикасының Диния Нәзарәте вәкиле буларак мөфтиятнең Коръән бүлеге мөдире Илнур Хәйруллин катнашты. "Мәдрәсәдә укуны тәмамлап, диплом алуга ирешү - бер яктан караганда сөенечле вакыйга, икенче яктан исә бик моңсу да, - диде Илнур хәзрәт. - Чөнки бер хәдистә "Гыйлем алучы кеше өчен барлык мәхлукат, хәтта судагы балыклар да дога кылыр, ул кешене зикер итәр" дигән хәбәр килә, гыйлем алудан туктадың икән, барча мәхлукат сине зикер кылудан туктый кебек... Шуңа күрә гомер азагына кадәр бик тә файдалы, мавыктыргыч һәм нурлы гыйлем юлыннан һич тә читләшмәгез, гыйлем алуны беркайчан да туктатмагыз" - дип мөрәҗәгать итте шәкертләргә мөфтият вәкиле.

Тантанага җыелган шәкертләр һәм мөгаллимнәр алдында шулай ук Кукмара Үзәк мәчете имамы Әхтәм хәзрәт Мөбарәкшин, район имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллиннар да вәгазь-нәсыйхәтләре белән чыгыш ясады. Алар дини гыйлем алуның фазыйләтләрен искәртеп, шәкертләргә белгәннәре белән гамәл кылырга һәм алга таба тагын да зуррак максатлар куярга киңәш иттеләр. Әхтәм хәзрәт: "Белмәгәнеңне белү - гыйлемнең яртысы", - дип билгеләп үтсә, Зиннур хәзрәт: "Гыйлемнең башы ул - Аллаһны тану, ә гыйлемнең ахыры ул - һәрбер хәлне Аллаһка кайтару", - дигән хикмәт ияләренең фикерен китерде.

Чыгарылыш шәкертләренең һәммәсенә дә Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан ярдәм итеп бирелгән китаплар һәм вәгазь дисклары тапшырылды. Шул уңайдан Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм Диния Нәзарәтенең Аппарат җитәкчесе Ришат әфәнде Хәмидуллинга мәдрәсә җитәкчелеге исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез. Шактый кыйммәтле бүләкләрен мәдрәсә коллективына тапшырган металл савыт-сабалар заводы генераль директоры Азат Ясәви улы Заһидуллин адресына да иң изге теләкләребезне, җылы рәхмәт сүзләребезне юллыйбыз. Һәрбарчагызның да эшегез уң булсын, Аллаһ Раббыбыз ярдәменнән ташламасын.

Өйлә намазы укылганнан соң чыгарылышка багышланган чара укучылар оештырган мул табын артында дәвам ителде. Мәҗлеснең әлеге өлешендә дә шәкертләр мөгаллимнәргә ихластан олы рәхмәтләрен җиткерделәр, үзләре язган шигырьләрен укып, максатка ирешү шатлыгын һәм мәдрәсәдән аерылу белән бәйле моң-сагышлы хисләрне чагылдыручы уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Мөгаллимнәр исә шәкертләргә тормыш юлын Аллаһ кануннарына ныклап тотынып, дини уку йорты - мәдрәсә тәмамлаган шәкерт дәрәҗәсенә тугрылыклы һәм лаеклы булып узарга, Аллаһы Тәгалә мөэминнәргә әзерләгән гаҗәеп Җәннәтендә дә очрашырга насыйп булсын дигән изге теләкләрен җиткерделәр.

Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт Курамшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk