Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара халкы сайлау участокларының санитар таләпләргә туры килүен билгеләп үтә

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Коронавирус пандемиясе шартларында РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирү участокларында санитар куркынычсызлык чараларын тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә.

«Ромашка» балалар бакчасында урнашкан сайлау участогында тавыш биргән кукмаралы Илгиз Шакиров участокның эпидемиология куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирүен билгеләп үтте.

«Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирүгә 25 июньдә үк бардым. Барлык санитар таләпләр дә үтәлде: битлек, перчатка кидем, авторучканы комиссия вәкилләре бирде. Алдан тавыш бирү оештырылгач, кеше дә күп түгел иде», - диде Илгиз Шакиров.

Ул Конституциягә төзәтмәләр кертүне хуплап, үзгәрешләр кирәк, дип белдерде.

«Илнең төп документына кертеләчәк төзәтүләргә килгәндә, барысын да хуплыйм. Чөнки үзгәрешләр булып торырга тиеш ул. Ир белән хатын никахын саклау, гаиләләрдә балаларның рухи, әхлакый һәм физик үсешенә йогынты ясый, аларда ватанпәрвәрлек тәрбияли торган шартлар тудыру аеруча мөһим. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә дә теләктәшлек итү кирәк. Шулай ук волонтерларга кагылышлы үзгәрешләргә дә карашым уңай», - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк – бу көнне участоклар 8дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk