Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара гаиләләре татулыгы белән көчле

Бүген гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге дә районыбыздагы үрнәк гаиләләрне, юбилярларны котлауны үзенең эш планына керткән иде.


Узган дүшәмбе көнне район башлыгы Сергей Димитриев Олыязда яшәүче гасыр әбисе – Нәзифә Мәхмүтованы котлады. Шулай ук Мәмәширдән Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы Габделхәй Кадыйров та 90 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте.
- Габделхәй абый гомере буе күмәк хуҗалыкта комбайнда эшләде. Әле дә сафта, йорт эшләрендә дә булыша. Биш бала әткәсе дә ул, - ди Мәмәшир авыл җирлеге башлыгы, район Советының “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Илгиз Әхмәтҗанов.
Әйе, бу өлкәннәребезнең гаилә тормышы да, хезмәт юллары да яшь буынга үрнәк булырлык. Нинди авыр елларда да итәк тутырып бала үстергәннәр, аларга яхшы тәрбия биргәннәр, хезмәткә өйрәткәннәр. Бер-береңә юл куя белү, хөрмәт, ышаныч, әхлаклылык – гаиләләрнең ныклы нигезе әнә шул сыйфатларга корылган.
Шул ук көнне Иске Юмьяда гомер кичерүче Ольга Тохтарова да кунаклар кабул итте. Аны 95 яшьлек юбилее белән котларга Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова белән район башлыгы урынбасары Равия Каримуллиналар килгән иде.
- Ольга Ивановнаның көр күңелле, мөстәкыйль булуына сокландым. Удмурт, рус, татар телләрендә иркен сөйләшә. Дуслары да бик җор кешеләр икән, - дип, соңыннан инстаграм челтәрендәге сәхифәсендә очрашудагы тәэсирләре белән уртаклашкан Римма Атласовна.
“Бердәм Россия”нең “Нык гаилә” партия проекты гаилә институтын һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән. Бәхетле балачак өчен шартлар тудыру проектның төп нигезе булып тора. Моннан тыш, яшь гаиләләргә ярдәм итүгә аеруча игътибар бирелә. Соңгы көннәрдә генә дә Россия Президентының илдә демографик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән тәкъдимнәрен тормышка ашыру йөзеннән, аз керемле гаиләләрдә 1,5-3 яшьлек балаларга айлык пособиеләрнең арттырылачагы билгеле булды. Шулай ук инвалид балаларга, күп балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән өстәмә акчалар бүленәчәген хәбәр иттеләр.
Районыбызда да үрнәк гаиләләрне пропагандалау йөзеннән төрле чаралар үткәрелә. Мисал өчен, “Минем йорт – минем крепость” программалары кысаларында “Син – дөньяда иң яхшысы”, “Әни елмаюыннан дөнья яктыра”, “Гаиләм – минем бәхетем” дигән бәйрәм чаралары күп тамашачыларны җыйган. Шулай ук “12 адым”, “Минем куркынычсыз дөньям”, “Үзгәрешләр юлы” дигән программалар тормышка ашырыла. Әлеге чараларның үзәгендә – гаилә кыйммәтләре, әти-әни-бала мөнәсәбәтләре, сәламәт яшәү рәвеше үрнәкләре.
Партия проекты илебездә ятимнәр санын киметүне дә үз контроленә ала. Бу юнәлештә даими рәвештә имин булмаган гаиләләр белән эш алып барыла. Шулай ук “күке-әти”ләрдән алимент түләтү, ятим балаларның хокукларын торгызу, инвалид балаларга булышу йөзеннән акцияләр уздыру, иганәчелек ярдәме оештыру да районда әлеге проектны тормышка ашыру юллары булып тора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk