Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара балыкчыларын яңгыр да, буран да куркытмый

Балык "җене" кагылганнар боз өстендә сак булуны онытырга тиеш түгел.

Зәмһәрир салкыннар да, күз ачкысыз бураннар һәм хәтта яңгырлар да куркытмый аларны. Кемнәрне дисезме? Сүзем балыкчылар турында. Кәбестә шикелле кат-кат киенә дә, кирәкле җайланмаларын алып, елга-күл буйларына юл тота алар. Әле менә быелгы кебек тотрыксыз һава торышында да: декабрьгә керүгә карамастан, әле яңгыр ява, әле кар дигәндәй, боз өстендә утыручыларны күрергә була.
 
Тиешле кагыйдәләрне үтәмичә, үз гомерләрен куркыныч астына куючылар бозның бик юка булуы һәм анда керүнең үлем белән бер икәнлеге турындагы сөйләүләрне дә колак аша уздыра. Нәтиҗәсе инде, әлбәттә, аяныч төгәлләнергә мөмкин. Татарстан сулыкларында быел ике балыкчының гомере өзелгән.

- Әле шушы көннәрдә генә Кама елгасында 66 яшьлек балыкчы боз астына төшеп китеп һәлак булды. Мондый хәлләр үзебездә дә булмас дип, алдан әйтеп булмый. Чөнки Нократ елгасы ярына урнашкан Лубян, Плаксиха, Татар Толлысы һәм Мәмәшир авыллары тирәсендәге, Сазтамак авылы янындагы сулыклар шактый зур. Шулай ук районыбызның авыл җирлекләре территориясендәге буаларда да хәвеф сагаларга мөмкин, - ди янгынга каршы дәүләт хезмәтенең Кукмарадагы 117нче янгын сүндерү-коткару часте начальнигы урынбасары Газинур Хәев. – Сулыклар өстенә боз калынлыгы җиде сантиметрга җиткәч кенә керергә ярый. Ләкин аның ун сантиметрга җиткәнен көтсәгез, бу - күпкә ышанычлы. Гадәттә, чишмә чыккан урыннарда, сәнәгать предприятиеләренең җылы сулары агып төшкән тирәләрдә, су агымында да боз катламы юка. Шуның өчен һәркем боз өстенә кергәнче, үзенең иминлеге, гомере турында йөз кат уйласын, сак һәм игътибарлы булсын иде.

Балыкчыларның үзләре белән дә сөйләшеп алдык. Кукмарада яшәүче Валерий Кондратьев балыкка 2010 елдан йөри икән.

- Берничә тапкыр бабай белән Нократ елгасына бардык та, шуннан балыкчы чирен иярттем. Чөнки соңгысында балык шулкадәр күп эләкте ки, 1,5-2 килограммлы судакларны үз гомеремдә беренче күрүем иде. Әлеге сәфәрдән соң ул минем өчен, чын мәгънәсендә, хоббига әйләнде, яллар җитүен түземсезлек белән көтә башладым, - ди Валерий. – Без башлыча Нократ, Чулман елгаларына йөрибез, Плаксиха, Мамадыш якларындагы сулыкларга да еш барабыз, ел әйләнәсе туктаганыбыз юк. Иң зур балыклар – әлегә Плаксиха авылы янындагы судан тотылган 3,700 килограммлы судак һәм иптәш егет белән бергәләп тоткан 6,700 килограммлы чуртан (щука). Әмма киләчәккә өметләр зурдан.  

Һәвәскәр балыкчының сүзләренә караганда, хәзер елга-күлләрдә балык бик нык кимегән. “Балык тоту буенча 30-40 ел тәҗрибәсе булган абзыйлар белән дә еш аралашырга туры килә. Алар: “Элек Нократ, Чулман кебек зур елгаларны даими чистарталар, тирәнлек тә зур иде. Без бакчадан казып алынган суалчан, гап-гади кармак белән дә чиләкләп балык тотып кайттык”, - дип сөйлиләр. Кызганыч, хәзер алай түгел шул. Сулыкларның күбесендә тирәнлек калмады, ком, ләм басты, аннары зур-зур ятьмәләр белән килгән браконьерлар да күп, - ди әңгәмәдәшем. – Балык тоту буенча таләпләр катгый. Әйтик, судакның озынлыгы 42 сантиметрдан ким булырга тиеш түгел. Әгәр тикшерүчеләр килгәндә, әлеге үлчәмнән кечерәк балык тоткан булсаң, аның өчен, ялгышмасам, 3350 сум штраф каралган. Тиешле таләпне бозганга тагын ике мең сум өстиләр. Шуның өчен законга каршы барырга ярамый.

Көзге боз көзге калынлыгы кадәр булса да ышан, язгы боз ястык калынлыгы кадәр булса да ышанма, ди халык мәкале. Валерий Анатольевич бу турыда ни дияр икән?

- Язгы-көзге чорда боз өстенә керү куркыныч, билгеле. Әмма күңел барыбер җилкенеп тора бит, шуның өчен без сезонны бик тиз ачабыз. Күбебезнең махсус калкавыч киемнәре бар. Аның белән үзебезне аз булса да иминләштерәбез. Боз астына төшсәң дә, әлеге кием тиз генә төпкә китмәүдән саклый. Шушы арада гына да ике тапкыр барып кайттым инде балыкка. Әмма шактый шүрләтте. Миннән ун метр тирәсе читтә бер абый – ярты гәүдәсе белән, икенчесе муеныннан суга чумды. Бәхеткә каршы, коткара алдылар. Шуның өчен боз өстендә чамалап йөрергә кирәк, - ди ул. – Үзем балыкчы булсам да, балык ашарга бик яратмыйм. Алып кайткан “байлык”ны туңдыргычка атам да, хатын белән әби төрле ризыклар әзерлиләр, чистартып кыздыралар. Җәй көне көяз балык (чехонь) вакытында аларны үзем эшкәртәм һәм тозлыйм. Быел 150 килограмм тозланган балык саттым. Балыкчының чыгымнарын капларга аз булса да файда инде. Ник дигәндә, кармаклар да, кием-салымы да шактый кыйммәт тора. Алай дисәң, уңышлы юлга чыксаң, 500 сумлык кармак белән дә бер машина балык алып кайтырга була, биш меңлек кармак белән барып та берни эләкмәскә мөмкин.

Валерий Кондратьев ватсапта махсус балыкчылар төркеме булдырган. Анда бүгенге көндә 257 тирәсе кеше утыра икән. “Без үзара тәҗрибә уртаклашабыз, фоторәсемнәр куябыз. Өлкән балыкчыларның киңәшләре дә без – яшьләргә бары тик файда гына бирә”, - ди балыкчы.

Владислав Антонов та үзенең хоббие турында бик яратып сөйләде.

- Мин үзем Кукмарадан. Беренче кармагым су буенда үсеп утыручы тал ботагыннан ясалган иде. Дус малайлар белән кечкенә елгаларда балык тотуларны, беренче тапкыр балык эләккәч, ничек сөенгәннәрне хәзер дә хәтерлим, - ди ул. - Балачак мавыгуы үсә төшкәч тә мине озата барды. Бүгенге көндә Флюр, Валерий, Геннадий, Рөстәм исемле егетләр белән Нократ һәм Чулман елгаларына балыкка йөрибез. Үзем тоткан иң зур балык – судак, һәм аның авырлыгы 5 килограмм 235 грамм иде.

Владислав сынамышларга ышанырга тырышмый һәм аның беренче тоткан балыкны да беркайчан җибәргәне юк икән.

- Балыкка барган саен уңыш елмаймый, билгеле. Ул чагында да кәефне төшермибез, оптимистик рух саклыйбыз, - ди балыкчы. – Мин балыкка йөрү өчен кыйммәтле, яхшы кармак сатып алдым. Җимне исә үзең белән берничә төрлене алсаң яхшы, без күбрәк ясалма җимгә өстенлек бирәбез. Гадәттә, балык белән кайтканнан соң, аны чистарту үземә эләгә. Судакны кыздырабыз, чуртаннан кәтлит ясыйбыз, көяз балыкны исә киптерәбез. Балык бит ул организм өчен бик файдалы, үзең тотканын аеруча күңел биреп ашыйсың.
Тик менә балык тотарга, үз дөньяма бирелеп, елга-күл буенда сәгатьләр буе утырырга яратам, дип кенә булмый, сине өйдә көтүче гаиләң турында да онытмаска кирәктер бит...

 - Әйе, анысы инде, әлбәттә, беренче чиратта. Боз ярылып, су астына төшеп китүдән Ходай сакласын. Бәлагә тарымас өчен, без боз өстенә өзлексез берничә көн торган салкыннардан һәм боз калынлыгы җиде сантиметрга җиткәч кенә керәбез, - ди Владислав. – Балык тотудан һәркем тәм һәм ямь тапсын, фаҗигаләргә юлыкмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев