Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге эшчәнлегенә - 30 ел

1990 ел. Район мәгариф бүлегенә өстән күрсәтмә килеп төшә: бүлек каршында физик хәзерлек буенча балалар-яшүсмерләр клубы төзергә! Карар үтәлә, бу вакытта 3нче урта мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләүче Хәйдәр Гарипов аңа директор итеп билгеләнә.

 

Ул елларны Хәйдәр абый болай дип искә ала:

- Эшне кадрлар туплаудан башладык. Хәйдәр Төхбәтуллин, Наилә Хәбибуллина кебек тәҗрибәле укытучылар янына Нуретдин Зыятдинов, Миннерахман Вәккасов, Таһир һәм Рәдиф Әхкәмов, Фәнил һәм Фәнис Кадыйровлар кебек яшь егетләр кайтты. Алар Зур Сәрдек, Сәрдекбаш мәктәбе базаларындагы түгәрәкләрдә  укучылар белән шөгыльләнә башлады. Шахмат, чаңгы, көрәш секцияләренә йөрүче егет-кызларның нәтиҗәләре республика күләменә чыкты. Тора-бара аларга гер спорты да кушылды. Яңалык булса да,  хезмәтебез авырдан китте дип әйтә алмыйм. Республика мәгариф министрлыгы безнең барлык уку-укыту  программаларын раслады, җитәкчебез Роберт Мансуров та бөтен яктан теләктәшлек  күрсәтеп, «әйдә, эшлик» дип торды. Аннан соң Кукмарадагы балалар бакчаларында да Дамир Галиәхмәтов түгәрәкләр ачып җибәрде. Беренче елларда оешманың коллективы 8 төп хезмәткәрдән  һәм 36 килешү буенча эшләүчедән торды.

ДЮКФП  (бу өлкәгә бәйле булучылар аны үзара сөйләшкәндә кыскача гына шулай дип атап йөрттеләр), 2008 елда балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге дип исеме үзгәрсә дә, асылы үзгәрми – биш яшьтән унсигез яшькә кадәргеләрне спортка тарту, аларны шәхес буларак үстерү,  сәламәтлекләрен ныгыту, төрле бәйгеләрдә күркәм нәтиҗәләр күрсәтүгә ирешү төп максат булып кала.  

Саннарга күз салсак, 1996-2006 елларда әлеге оешма республикада лидерлар исемлегендә тора. Мәгариф хезмәткәрләре арасында үткәрелә торган  «Аргамак» уеннарында педагоглар командасы өч тапкыр республика чемпионнары булып танылдылар. Һәм шуның нәтиҗәсендә районга өч автобус кайтты. Соңгы 21 елда 59 педагогик хезмәткәрдән торган учреждениене Татарстанның  атказанган тренеры,  спорт мастеры, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Нуретдин Зыятдинов җитәкли. Коллектив саллы, алар арасында Россиянең ике, Татарстанның бер атказанган остасы, республиканың ике атказанган тренеры, республиканың дүрт спорт остасы һәм бер халыкара категорияле хөкемдар бар. Бүгенге көндә алар районның 38 учреждениесендә 1421 бала белән шөгыльләнә.

Әлеге белем бирү оешмасы ачылган чорларда республика, Россия чемпионнары әзерләгән Владимир Федоров, Расим Шаһиев, Владислав Абдулов, Илдус Хаҗиәхмәтов, Фарил Миннемуллиннарның шәкертләре үзләрен таныта башладылар, соңгы елларда исә Рузия Габдрахманова, Илсур Гимадетдиновларның хезмәтләре республика, ил күләмендә билгеле. Вячеслав Васильевның баскетбол буенча кызлар командасы республикада лидер булса, яшүсмерләрнең командасы 2018 елда республика мәктәпләренең «КЭС-БАСКЕТ» баскетбол лигасының иң яхшы өчлегенә керде. Тренер Руслан Шәймәрдановның баскетбол командасы - республика чемпионнары, ә ике шәкерте Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясый.

Тренерлар Рафис Нәкыйпов, Фәрит Сәйфетдинов, Илнар Имамиев, Флорид Хәбибуллиннар егетләрне футболга тарту буенча үзләренең көчләрен дә, сәламәтлекләрен дә кызганмыйлар.

Татарча көрәш бүлегенә килсәк, аларның нәтиҗәләре турында күп сөйләргә булыр иде. Шәкертләренең республиканың иң титуллы бәйгеләре: «Сабантуй» газетасы призына – җиде тапкыр,  республиканың беренче Президенты Кубогына сигез тапкыр чемпион исемен алып кайтулары һәм башка ярышларда да пьедесталга менүләре – Эдуард Макаров, Илсур Нәҗмиев, Нуретдин Зыятдинов, Таһир Әхкәмов, Фәнил Исмәгыйлевларның хезмәтләренә бәя.

Учредеждениедә физик мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүгә дә зур игътибар бирелә. Тәҗрибәле тренер Дамир Галиәхмәтов үз төркемендәге һәр бала белән шәхси якын килеп эшләү нәтиҗәсендә, бу балалар район күләмендә үтә торган ярышлардан тыш, республика чемпионнары һәм призерлары булып танылдылар.

...Күптән түгел генә үз эшләренә чын күңелдән бирелгән укытучылар, тренерлар, әлеге учреждение хезмәткәрләре катнашында бик күңелле, җылы очрашу үткәрелде. Бу көнне тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен педагогларга Мактау грамоталары тапшырылды, күңел төпкелендәге хатирәләр барланды, җыр-моңга сәләтлеләр рәхәтләнеп җырлады. Төрле бәйге, ярышларда гына түгел, бүгенгедәй бәйрәм ясап, һәр ун ел саен очрашып күрешергә кирәк, дигән фикер белән таралышты алар.

Расим Шаһиев, көрәш буенча Россия чемпионы, Татарстанның атказанган тренеры, Мәмәшир авылы:

1984 елда югары уку йортын тәмамлап кайткан егетләр идек без. Миңа Яр Чаллы шәһәрендә, Өскебаш, Нырья якларында эшләү мөмкинлеге бирелсә дә, «Сәрдекбаш егетләрен батыр итәсем килә» дип, бу авылны сайладым. 41 ел хезмәт стажым бар, шуның ун елында көрәш буенча район җыелма командасының тренеры булып тордым. Шунысы да мөһим: бүгенге көндә без тәрбияләп чыгарган көрәшчеләр – инде үзләре танылган тренерлар. Үз хезмәтебезнең фанатлары булдык, әле дә фанатмын. Башкача булса – эшләү мөмкин түгел. Талантлы балаларны эләктереп алып, аларны көрәш серләренә өйрәтү - безнең бурыч.

 

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk