Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара балалар иҗат йортының төзелеш мәйданчыгында эш кайный (фото)

(Кукмара, "Хезмәт даны"). Соңгы елларда районыбызда күләмле төзелеш эшләре алып барган, кул астында 230 хезмәткәре булган "Строй-Гарант" оешмасы җитәкчесе Илсур Шәрипов хезмәтләренә нәтиҗә ясап әйтте бу фикерне. "Яхшы умарта күче шикелле бергә тупланып, бер-береңне хөрмәт итеп эшләгәндә генә алга китеп булачак. Хезмәт дисциплинасы тәртиптән башлана, ә тәртип бар өлкәдә дә...

(Кукмара, "Хезмәт даны"). Соңгы елларда районыбызда күләмле төзелеш эшләре алып барган, кул астында 230 хезмәткәре булган "Строй-Гарант" оешмасы җитәкчесе Илсур Шәрипов хезмәтләренә нәтиҗә ясап әйтте бу фикерне. "Яхшы умарта күче шикелле бергә тупланып, бер-береңне хөрмәт итеп эшләгәндә генә алга китеп булачак. Хезмәт дисциплинасы тәртиптән башлана, ә тәртип бар өлкәдә дә булырга тиеш, дигән принцип белән эшлибез. Кирәк икән, сменага бүленеп тәүлеклек эш сәгатенә күчәбез яисә кеше ял иткәндә эшкә керешәбез. Шуңа күрә бездә елакларга, зарланучыларга урын юк", - диде шәхси эшмәкәр.

Сүзе хак җитәкченең. Кукмара үзәгендә сафка басачак Балалар иҗат йорты төзелеше яныннан көнгә дүрт тапкыр үтеп йөрим. Иртәнге сәгать җиде тулып китүгә инде төзелеш мәйданчыгы җанлана, беренче кат тәрәзәләрендә ут кабына. Кич эштән кайтканда да әле эш тукталмаган була. Хәтта быелгы кышкы суыкларда да тәнәфес булмады - төзүчеләр кирпечтән стена өйде.

Кукмарада булучылар игътибар итәләрдер: мәһабәт, затлы булачак Балалар иҗат йорты. Узган ел көзлектә беренче нигез ташы салынган төзелешнең барышын газетада яктырту максатыннан бу атнада мәйданчыкка кереп тә чыккан идем, әмма бина эченә үтәргә генә рөхсәт итмәделәр. Монда да җитәкченең каты куллылыгы сизелә. "Башка каска кимичә һәм җитәкчелектән рөхсәт булмыйча, анда керә алмыйсыз", - дип катгый гына кисәтеп куйдылар. Шуңа күрә ташчылар бригадасының өлкән бригадиры, 40 ел хезмәт стажы булган Виктор абый Егоров белән читкәрәк китеп сөйләшергә туры килде. Әлбәттә, иң беренче соравым гыйнвар суыкларыннан курыкмыйча кирпеч салулары турында иде.

-Әй, сизмибез дә без суыкны, - диде ул, исе китмичә генә. - Менә бармаклар гына яргаланып бетә бетүен, ташчыларның бәласе инде ул, калганына түзәбез.

Биредә ул үзе, тагын Юрий Глухов, Александр Исхаков җитәкчелегендә өч ташчылар бригадасы кирпеч өя икән. Шулай ук сантехниклар, эретеп-ябыштыручылар, штукатур-малярлар да инде эшкә керешкәннәр. Бүгенге көндә беренче катның стеналарын сылау, ут кертү, җылылык торбаларын сузу эшләре бара, диделәр. Инде тәрәзәләре куелган беренче катта (һәр катның биеклеге 3 метр 70 сантиметрны тәшкил итә. -авт.), бүлмәләрен җылытып, хәтта юка күлмәкчән эшлиләр икән.

-Эшебез оешкан төстә бара, графиктан хәтта алда да әле, - ди Виктор абый. - Төзелеш материаллары белән бернинди өзеклек юк. Бетон измәсе, ишек-тәрәзәләр үзебездә ясала. 30ар тонналы ике күтәрү краны ике яклап кирпеч, измәне өзлексез күтәртеп торалар. Кышкы суык булса да, измәнең сыйфаты өчен дә борчыласы юк - ул тиешле таләпләргә туры килә. Без Яңа ел каникулларын өзеп, инде 5 гыйнварда ук эшкә керешкән идек. Эш үргә баргач, хезмәт хаклары вакытында түләнгәч, кәеф тә яхшы, күңелебез дә күтәренке.

Подвалдан тыш өч катлы булачак Балалар иҗат йорты төзелешенең гомуми суммасы 95 миллион сумны тәшкил итә. Аны 7 августта тапшыру бурыч булып тора. Бүгенге көндә бу объектта 107 кеше эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев