Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада 2024 елда беренче булып малай туган

Ирле-хатынлы Флүзә һәм Илфат Гариповларның бишенче сабыйлары дөньяга килде.

Ирле-хатынлы Флүзә һәм Илфат Гариповлар районда биш бала тәрбияләүче 48нче күпбалалы гаилә булдылар. 3 гыйнвар көнне 10 сәгать 20 минутта 3,8 килограмм авырлыктагы һәм 54 сантиметр озынлыктагы малай дөньяга килде. Сабыйның чыгарылышы вакытында бала тудыру бүлеге чәчәкләргә күмелгән иде.

Кукмара бала тудыру йортында 2024 елда туган беренче сабыйны тантаналы итеп чыгардылар

Тантаналы шартларда район җитәкчелеге исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айгөл Әхмәтшина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова, Динар хәзрәт Рахимуллин бүләкләр, район башлыгы Сергей Димитриев һәм Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән котлау, шулай ук беренче төп документ — туу турында таныклык тапшырдылар.

Кукмара бала тудыру йортында 2024 елда туган беренче сабыйны тантаналы итеп чыгардылар

«Улыбызны Усман дип, Мөхәммәд пәйгамбәрнең иң якын сәхабәләренең берсе һәм аның кияве исеме белән атарга карар иттек», — диделәр Гариповлар.

Балага саулык-сәламәтлек, бәхетле, тигез гаиләдә үсүен телибез.

Фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Хезмәт даны» 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk