Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара аграр көллияте студентларына дипломнар тапшырылды

Быел көллиятне 137 студент тәмамлый.

Район Мәдәният йортында Кукмара аграр көллиятен тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсе узды. Быел әлеге белем йортын 137 студент тәмамлый, аларның икесе кызыл дипломга ия.

«Быел чыгарылыш кичәсе беренче тапкыр Кукмарада үтә. Быел көллият үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп узачак. Бу вакыт эчендә белем йорты төрле юнәлешләр буенча 20 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарды. Балаларын безгә ышанып тапшырган әти-әниләргә, студентларга сабырлыклары, тырышлыклары өчен рәхмәт әйтәсе килә. Бәйрәм белән сезне», - диде көллият директоры Азат Гатин.

Тантаналы чарада район башлыгы Сергей Димитриев катнашты.

«Хезмәт базарында эшче һөнәрләргә ихтыяҗ һәрвакыт югары. Безнең районда да кадрлар җитмәү күзәтелә. Киләчәктә безнең бурыч - чыгарылыш сыйныф укучыларына районда эшкә урнашу мөмкинлеге булдыру», - дип билгеләп үтте Сергей Димитриев.

Чыгарылыш укучылары Нурзидә Фәйзуллина һәм Ангелина Шелудько район башлыгы кулыннан кызыл дипломнар алды.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X