Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара 3нче урта мәктәбе укучысы РФ Конституциясе көненә багышланган иншалар бәйгесендә беренче урынны яулады

Анастасия белән укытучысы «Россия Федерациясе Конституциясе: үзгәрешләр кирәкме?» дигәнен сайлаган.

«Правосудие: от А до Я» проекты кысаларында Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе тарафыннан 9-11 сыйныф укучылары һәм техникумнарның 1-2нче курс студентлары арасында Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган иншалар конкурсы үткәрелде. Анда 3нче урта мәктәпнең 10Б сыйныфы укучысы Анастасия Сабанчеева беренче урынны яулады.

Конкурсны оештыру комитетына барлыгы 263 эш тәкъдим ителгән. Материаллар конкурсның хокукый тематикасына туры килү, Россия Федерациясе законнарында кулланыла торган махсус терминологиягә ия булу, авторлык позициясенең чагылышы һәм аны аңлата белү, оригиналь һәм иҗади якын килү кебек критерийлар буенча бәяләнгән.

Анастасияне конкурска 3нче урта мәктәпнең җәмгыять белеме укытучысы Алексей Королев әзерләгән. Аның сүзләренә караганда, алар укучылар белән хокукларны күп өйрәнәләр һәм төрле конкурсларда актив катнашалар, бу юлы да бәйгегә өч инша җибәргәннәр.

«Безнең ел саен Казан федераль университеты үткәрә торган республика хокукый турнирны калдырганыбыз юк. Болар барысы да балаларның хокукый белемнәрен күтәрү буенча үз нәтиҗәләрен бирә, мәгълүмати база туплана. Хәзерге заманда уку, өйрәнү, өстәмә мәгълүмат туплау өчен мөмкинлекләр зур, интернетны сүксәләр дә, аны начар, дип әйтә алмыйм, чөнки зур өстәмә чыганак булып тора.Анастасия - бик тырыш укучы. Бар эшне җиренә җиткереп башкара. Гомумән, укучыларымнан, эшемнән бик канәгать, эшемә чын күңелемнән яратып барам», - диде ул.

Конкурста инша язу өчен берничә тема бирелгән. Анастасия белән укытучысы «Россия Федерациясе Конституциясе: үзгәрешләр кирәкме?» дигәнен сайлаган.

«Мин бу теманы күпмедер дәрәҗәдә белә идем. Чөнки үткән ел хокукый турнирга әзерләнгән вакытта конституция, андагы үзгәрешләр, хокукый актлар турында күп эзләндем, күп укыдым. Әлбәттә, Алексей Олеговичның ярдәме зур булды»,  - диде Анастасия.

Кыз мәктәптә социаль-икътисадый юнәлеш буенча белем ала.  Җәмгыять белеме, хокук, икътисад фәннәре, инглиз теле - аның яраткан дәресләре.

«Җәмгыять белеме, тарих кебек фәннәр белән кызыксынасың, законнарны өйрәнәсең икән, димәк, алга таба үзеңне әлеге өлкәдә сынап карарга кирәк.Ике йөздән артык кеше катнашкан конкурста җиңү яулау - ул бик матур күренеш. Киләчәктә дә сиңа уңышлар, тагын да зуррак җиңүләр яуларга язсын», - диде Кукмара районы суды рәисе Рәмис Мутиев.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X