Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кәркәүч мәктәбендә капиталь төзекләндерү эшләре бара (+ФОТО)

2012 елда Татарстанда 30 ел элек төзелгән мәктәпләргә капиталь ремонт программасы старт алган иде. Әлеге программага быел районыбызның өч белем йорты кертелде. Кәркәүч, Түбән Өскебаш урта мәктәпләрендә һәм Кукмара беренче гимназиясендә ремонт эшләре инде тулы көченә бара. Моннан 35 ел элек сафка баскан Кәркәүч урта мәктәбен төзекләндерүгә Вадим Әхәтов җитәкчелегендәге...

2012 елда Татарстанда 30 ел элек төзелгән мәктәпләргә капиталь ремонт программасы старт алган иде. Әлеге программага быел районыбызның өч белем йорты кертелде. Кәркәүч, Түбән Өскебаш урта мәктәпләрендә һәм Кукмара беренче гимназиясендә ремонт эшләре инде тулы көченә бара.

Моннан 35 ел элек сафка баскан Кәркәүч урта мәктәбен төзекләндерүгә Вадим Әхәтов җитәкчелегендәге "Стройком" оешмасы алынган. Белем йорты хәзергә төзелеш мәйданчыгын хәтерләтсә дә, тагын берничә айдан ул үзенең икенче "яшьлеге"н кичереп, яңарып, матурланып калачак. Капиталь ремонт программасына түбә, тәрәзә-ишекләрне алыштыру, канализация һәм җылылык челтәрләре, санузелны яңарту, фасад эшләре кергән.

-Бүгенге көндә бер төркем егетләр түбә ябу эшләре белән мәшгуль, икенче төркем исә ишек-тәрәзәләрне алыштыра, - ди мәктәп директоры Илгиз Әхмәтҗанов. -Ике бәдрәф инде файдалануга тулысынча әзер. Аларда канализация системасы, электр чыбыклары яңартылды, өр-яңа җиһазлар куелды, җылы су өчен бойлер урнаштырылды. Мәктәпнең салкын су, җылылык системасын алыштыру, фасад эшләре калып бара. Шулай ук электр җиһазларын да яңартырга исәп бар.

Кәркәүч авылында яшәүче Мөнип Фатыйховны да ярдәмгә чакырганнар. Ул ишек яңакларын измә белән сылап тигезли.

-Бик күп вакыт һәм пөхтәлек сорый торган хезмәт. Үзем белем алган мәктәп бит, шуның өчен аеруча тырышам, - ди ул.

Ә менә Владимир Искандиров, Василий һәм Сергей Строголевлар бирегә көн саен Поч.Кучук авылыннан килеп эшлиләр икән.

-Мин "Стройком"да инде өч еллап хезмәт куям. Безгә тәрәзә-ишекләрне алыштыру бурычы йөкләнде. Искеләрен кисеп-сүтеп алабыз, яңаларын урнаштырабыз, тәрәзә төпләре куябыз, ян-якларын шомартабыз. Бер тәрәзәне кую өчен ярты сәгатьләп вакыт китсә дә, отделка эшләре шактый күп көч сорый. Һәммәсен җиренә җиткермәсәң, бар хезмәтең юкка чыгачак, - ди Василий абый.

Төзүчеләр көннең беренче яртысында кирәкле материалларны әзерлиләр, ә инде дәресләр тәмамланып, балалар өйләргә таралышкач, кисү-кагу, сүтү эшләренә тотыналар. Ремонт вакытында бар авырлык, әлбәттә, техник хезмәткәрләр җилкәсенә төшә. Фәйрүзә Гарипова, Гүзәл Гайфуллина, Зәйтүнә Фатыйховалар да көн саен иртәдән кичкә кадәр төзүче егетләр янәшәсендә кайнашалар.

-Алар бер кат үзләренең эшләрен төгәлләгәннән соң, без җыештыра башлыйбыз. Түгәсен - түгеп, чистартасын - чистартып, юып, сөртеп бетергәч кенә өйләргә таралабыз. Ремонт вакытында беркайчан җиңел булмый инде ул, әмма без дә тиздән яңартылган мәктәптә эшләячәкбез, биредә бар да яңа булачак бит - шуңа сөенәбез, - диләр алар.

"Үз мәктәбеңә булыш!" акциясе кысаларында шәхси эшмәкәр Мөхәмәтова мәктәпнең киенү-чишенү бүлмәсенә кием элгечләре ясарга вәгъдә бирде. Аңа башка авылдашлар, якташлар, әлеге мәктәптә белем алган чыгарылыш укучылары да кушылыр, дип ышанабыз.

Мәктәптә Кәркәүч, Бурсык-Елга, Ташлы-Елга, Салтык Ерыклы авылларыннан килеп 55 бала белем ала. Аларга 22 укытучы белем һәм тәрбия бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk