Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күкшелдә яңа ФАП ачылды (+Фоторепортаж)

Күкшел авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды. Аны "Строй-Гарант" оешмасы төзүчеләре сафка бастырды. Медпунктны ачу тантанасында район җитәкчесе Сергей Димитриев, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев, килгән кунаклар, авыл халкы катнашты. -Районыбыз республикада эшләп килүче 30лап программада катнаша,социаль объектларны сафка бастыру юнәлешендә күп эшләр башкарыла. Быел Кукмарада - 260...

Күкшел авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды. Аны "Строй-Гарант" оешмасы төзүчеләре сафка бастырды. Медпунктны ачу тантанасында район җитәкчесе Сергей Димитриев, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев, килгән кунаклар, авыл халкы катнашты.

-Районыбыз республикада эшләп килүче 30лап программада катнаша,социаль объектларны сафка бастыру юнәлешендә күп эшләр башкарыла. Быел Кукмарада - 260 урынга, ә Туембашта 50 урынга исәпләнелгән балалар бакчалары төзелә, өч мәктәптә капиталь ремонт эшләре бара. Район үзәк дәваханәсендә дә шактый саллы суммага төзелеш эшләре алып барыла. Бүген исә районда җиденче фельдшер-акушерлык пунктын файдалануга тапшырабыз. Бу медпункт халыкка игелекле хезмәт күрсәтсен, - диде район җитәкчесе Сергей Димитриев.

Модульле медпунктта яңа җиһазлар урнаштырылган. Мондый башлангыч дәвалау учреждениесе республика программасы кысаларында Ташлы-Елга авылында да төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев