Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күкшел, Мәмәшир һәм Туембаш авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды

Түгәрәк өстәл артында сөйләшү барышында һәркем үзенә кирәкле мәгълүматны алды, кызыксындырган сорауларын бирде

Районыбызның авыл җирлекләрендә беренче яртыеллык нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Халык белән очрашып сөйләшүнең чираттагысы Күкшел, Мәмәшир һәм Туембаш авыл җирлекләрендә үтте. Җыелыш өч юнәлештә алып барылды. Эшмәкәрлек төркемен район башлыгы Сергей Димитриев, шәхси ярдәмче хуҗалыклар төркемен район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, социаль мәсьәләләр юнәлешен район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин алып барды. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү барышында һәркем үзенә кирәкле мәгълүматны алды, кызыксындырган сорауларын бирде. Туембаш җирлегендә узган җыелышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да катнашты.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk