Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күкшел авыл җирлегендә халык җыены булды

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары халыкны борчыган сорауларга җавап бирде.

Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Бүген ул Күкшел авыл җирлегендә үткәрелде. Анда җирлек башлыгы Илшат Рәхимуллин, участок инспекторы Ришат Гәрәев һәм башкаларның чыгышлары тыңланды.

- Безнең җирлеккә керүче Күкшел һәм Мәчкәрә авылларында барлыгы 1017 кеше гомер кичерә. Балалар бакчасына 28 сабый тәрбияләнә, урта мәктәптә 67 укучы белем ала, - диде җирлек башлыгы чыгышында. – Җирлектә һөнәрле халык яши: бүгенге көндә бер гаилә фермасы, 5 крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлек алып бара. Авыл халкының күбесе терлек асрап көн күрә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесенең урынбасары Илһам Ганиев җыелышта катнашучыларга “Восток” җәмгыятендә җитештерелә торган сыйфатлы терлек азыгы – монокорм турында сөйләде.

Шулай ук районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин таныштырды, халыкны борчыган сорауларга җавап бирде.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X