Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Күке" әти-әниләре Кукмарада да бар

Балтач һәм Кукмара районнары буенча “күке” аналарның саны 59

Балаларын тәрбияләп үстерү, тулысынча тәэмин итү – һәр ата-ананың изге бурычы. Сабыйларын ташлап китеп,  язмышлары белән кызыксынмыйча,  алимент түләүдән качып йөрүчеләрне берничек тә аклап булмый. Баланың ашарына җитәме, теләгән киемнәре, уенчыклары бармы, башкаларга кызыгып яшиме – ничек инде шул турыда уйламаска, битараф булырга кирәк? Үзеннән баш тарткан әтисе яки әнисен күрәсе, кочакларына сыенып иркәләнәсе, башкалар кебек “әтием” яки “әнием” дип дәшәсе киләдер, күңеле  китектер бит нәнинең. Ә дөньяда иң кадерле булырга тиешле кешеләрнең берсе аңа алимент түләргә дә теләми... Аянычлы хәл...

Балтач һәм Кукмара районнары буенча суд приставлары бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, безнең районда балигъ булмаган балаларына алимент түләү турында суд тарафыннан карар чыгарылган 287 кеше исәпләнә, аларның гомуми бурычы 42 миллион сумга якын.

- Алиментчыларның бары тик 12се бурычларын үз ирекләре белән ай саен тулысынча түләп бара, өлешчә хисап ясаучылар да бар. Әҗәтлеләрнең 32сен эзлибез, - ди суд приставы Айгөл Таҗетдинова. – Түләргә теләмәүчеләргә карата төрле чаралар кулланыла. Барлык бурычлыларның да чит илләргә чыгу хокуклары чикләнгән. Моннан тыш, 87сенә машина йөртү, ауга йөрү (һәм башка)  кебек махсус хокуклардан файдалану да тыелды. 11 бурычлының милекләренә арест салынды.

Баласы алдындагы бурычын инде ике айдан артык үтәми икән, андыйлар административ җаваплылыкка тартыла, 38 райондашыбызга карата шундый административ беркетмәләр төзелгән, судта 19 эш каралган. Аннан соң да түләмәүчеләргә җинаять эше ачыла. Бер кукмаралыга карата шушы чара кулланылган.

- Ирем белән яратып өйләнештек, бергә балалар үстерербез, картлыгыбызны тигезлек белән каршыларбыз, дип хыялланган идек, - дип уфтанды редакциягә шалтыраткан яшь хатын. - Көннәрдән беркөнне иремнең сөяркәсе барлыгын белдем. Күп тә үтмәстән, ул аның янына күченеп үк китте. Эре предприятиедә эшли, хезмәт хакы да ярыйсы гына әйбәт иде. Балага алимент түләмәс өчен, аннан китеп, “шабашка”га йөри башлаган. Хатынны алдадым, дип мактана икән әле. Ә бит балабызны тәрбияләү, башкалар арасында кимсенмәслек итеп киендерү өчен аз акча кирәкми. Хезмәт хакымны тартып-сузып дигәндәй яшим. Ярый әле хәзергә  әти-әниләр булыша.

Әйе, “алимент” дигән сүзне телгә алуга ук, гадәттә, без ирләрне күз алдына китерәбез, аларны гаепләргә ашыгабыз. Ә бит балалары турында кайгыртмыйча, аларны  ташлаган хатын-кызлар да бар.  Балтач һәм Кукмара районнары буенча “күке” аналарның саны 59. Шуларның күпчелеге безнең районнан икән. Башка сыймаслык бит бу.

- Әлеге хатын-кызларның күбесе ана хокукыннан мәхрүм ителгән.  Балаларын әбиләре, әтиләре яисә туган-тумачасы тәрбияли, - дип сөйли суд приставлары бүлеге җитәкчесе Наил Гайнанов, ачынып. – Кайбер балалар чит гаиләләргә уллыкка яки кызлыкка алынган, бу сер закон тарафыннан саклана, шунлыктан  чын әниләре  аларның кайда икәнлекләрен дә белмиләр.

Кызганычка каршы, сабыйларына бәхетле балачак бүләк итү урынына, алар турында бөтенләй онытып, кәеф-сафа корып яшәүчеләр бар шул. Әмма үкенечләре алда әле. Баласыннан баш тарткан ирләрнең дә, хатыннарның да.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk