Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Киемнәрендә - күңел җылысы

Халык телендә "Кеше хезмәте белән матур" дигән әйтем бар. Хак сүзләр. Эшеңне бөтен күңелеңне биреп башкарганда, бар көчеңне, белемеңне сарыф иткәндә генә, әлбәттә, уңышка ирешергә мөмкин. "Кукмара тегү фабрикасы" ачык акционерлык җәмгыятенең производство буенча генераль директор урынбасары Сусанна Баһрамова да шундыйлар кавеменнән: нәрсәгә тотынса, шуны җиренә җиткереп, йөрәк җылысын биреп...

Тормышыбызны ямьле һәм нурлы итүче гүзәл затлар: апа-сеңелләр, ханымнар, әбиләр, дәү әниләр бәйрәме уңаеннан хезмәттәшләре алдында зур абруй һәм хөрмәт казанган Сусанна Гарниковна турында язуыбыз очраклы түгел. Быел ул "Ел хатын кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының зона өлешендә җиңеп чыгып, I урынны яулады һәм бәйрәм алдыннан әлеге конкурсның Казанда үткән республика этабына да чакырылды.
Фабриканың заман таләпләре каршында югалып калмыйча алга баруында, сатып алучыларны җәлеп итәрдәй яңадан-яңа идеяләр уйлап табып аны тормышка ашыруда аз сүзле, елмаеп кына торучы әлеге ханымның хезмәте бәяләп бетергесез. Юкка гына фабриканың генераль директоры Р.Голов озак еллар иңне-иңгә куеп эшләгән хезмәттәшенә: "Минем уң кулым ул. Сусанна Гарниковнага теләсә кайсы вакытта таянырга, ышанырга була", - дип бәя бирмидер.
Әлмәт каласында туып-үскән кыз бала балачактан ул кешеләрнең тәннәрен генә түгел, ә күңелләрен дә җылыта, кәефләрен күтәрә торган, сыйфатлы киемнәр тегү турында хыяллана. Мәктәп елларында ук үзенә ошаган киемнәр тегә. Куйбышев шәһәрендәге җиңел промышленность техникумын тәмамлап, Казандагы фабрикаларның берсендә мастер булып эшләүче кыз, көннәрдән беркөнне Кукмарада яшәүче Гөлсинә апасына кунакка кайтмаган булса, бүгенге көндә кайда булыр иде икән? Поездга билет алганда очраклы гына Зур Сәрдекнең студент егете Наил Баһрамов белән танышу олы мәхәббәткә әверелә һәм яшь гаилә Кукмарага кайтып төпләнә.
Һәм менә "Кукмара тегү фабрикасы" ишеген ачып кергәннән бирле бүгенге көнгә кадәр чирек гасыр гомер үтеп тә киткән. Намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы, тегү фабрикасының эшчәнлегенә керткән зур хезмәте өчен күп төрле Мактау грамоталарына, бүләкләргә лаек булган Сусанна Гарниковна хәзер тормышын фабрикадан башка күз алдына да китерә алмый. Гаиләсендә кызы, улы өчен кадерле әни, әтиләре өчен сөекле тормыш иптәше булган Сусанна ханымның эш урынында һәр көне минутлап бүленгән, ә тормыш ритмы һәркайда, һәрнәрсәгә өлгерерлек итеп көйләнелгән. Чөнки ул - чын мәгънәсендә эш кешесе. Үсеп килүче буынны сыйфатлы, уңайлы, заманча киемнәр белән сөендерү аның яшәү девизы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk