Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Пчеловод авылында «Авыл көне» үтте

Әлеге бәйрәмгә искиткеч күп халык җыелып рәхәтләнеп күңел ачты, республикабызның яраткан артистларының чыгышын карады. 

Кичә Пчеловод авылында «Авыл көне» үтте. Әлеге бәйрәмгә искиткеч күп халык җыелып рәхәтләнеп күңел ачты, республикабызның яраткан артистларының чыгышын карады. 

Килгән кунаклар бәйрәм тантанасы башланганчы район башлыгы җитәкчесе, шушы авылда туып үскән Сергей Димитриев белән берлектә авылның спорт мәйданчыгында үткән «Авыл футболы» турнирында җиңүчеләрне котладылар, Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр салдылар.

Бу бәйрәмне бергәләп үткәрергә мөхтәрәм кунаклар – «Ак барс» холдинг компаниясе акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Иван Егоров, республиканың Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, республиканын Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, СССРның атказанган спорт остасы, дзюдо буенча Европа һәм СССР чемпионы Хәбил Бикташев, Олимпия чемпионы, дзюдо буенча Дөнья һәм Европа чемпионы, Абу-Дабидагы Дөнья Кубогы һәм Гран-при җиңүчесе Таһир Хәйбуллаев, Сочидагы «Золотой колос» шифаханәсенен генераль директоры Илнар Хайдәровлар да чакырулы иде. Аларны Пчеловод исеме язылган чиккән сөлгеләр, ипи-тоз, чәк-чәк белән каршы алдылар. 

Әлеге бәйрәмнең тагын бер күрке, бик зур хезмәтне үз эченә алган «Пчеловод туган җиребез» дигән китапны халыкка тәкъдим итү булды. Аның авторы  - якташыбыз Фәрит Вәлиев. 

Бу китапта авыл тарихы, шул төбәктән чыккан күренекле шәхесләр турында, авылда яшәүче гаиләләр турында бай материал тупланган. 

Бәйрәм керәшен кардәшләребезнең «Бәрмәнчек»,  «Карендәшләр» җыр һәм бию ансамбльләре, шушы авылда туып үскән Татарстанның Атказанган артисты Вадим Захаров,Татарстаннын Халык артисты Гүзәл Уразова һәм башкаларның чыгышы, матур салют белән тәмамланды.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X