Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында Кукмара районында 18 мең төп агач үсентесе утыртылачак

Бүген район башлыгы Сергей Димитриев «Хәтер паркы» территориясенә беренче агачларны утыртты.

«Хәтер бакчасы» Халыкара акциясе кысаларында Кукмара районында 18 мең төп агач үсентесе утыртылачак. Бүген район башлыгы Сергей Димитриев «Хәтер паркы»нда зәңгәр чыршы үсентеләре утыртты.

«Паркны өч ел эчендә тулысынча төзекләндереп бетерергә ниятлибез. Аның бер өлешен “Хәтер бакчасы” аллеясына әверелдерергә телибез. Бу язда биредә һәм районның, шәһәребезнең башка урыннарында сугыш кырына киткән 18 мең каһарман райондашыбыз истәлегенә 18 мең төп агач-куак утыртачакбыз. 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк акциягә һәркем кушыла һәм махсус казык куелган урыннарга агач-куаклар утырта ала», - диде Сергей Димитриев.

«Хәтер бакчасы» акциясенә Кукмара 4нче мәктәбенең «Яшъармияче» берләшмәсе егет-кызлары да кушылды.

«Барлык санитар таләпләрне дә үтәдек: кулларда перчаткалар, битлекләр дә кидек, үсентеләрне утыртканда тиешле ара да сакланды. Безнең бер елны да агач утырту акциясеннән читтә калган юк. Паркта аллея булачагына да сөендек. Биредә утыртылган агач-куаклар бик матур булып үсеп китеп, фронтта башларын салган райондашларыбызны хәтерләтеп торачаклар» – дип билгеләп үтте Кукмара 4нче мәктәбенең «Яшъармияче» берләшмәсе җитәкчесе Айрат Шакиров.

 

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk