Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Хәрбигә бүләк» акциясе кысаларында Кукмарадан ике машина бүләк Казанга китте

Район буенча барлыгы 4 тонна 201 килограмм авырлыктагы 350 посылка тупланды.

Билгеле булганча, Россия хатын-кызлары берлеге хәрбиләргә ярдәм итү, теләктәшлек күрсәтү, ил халкының мәхәббәтен һәм күңел җылысын җиткерү максатында «Хәрбигә бүләк» дигән акция игълан иткән иде. Акция «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы, аның Кукмара районындагы бүлекчәсе, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлеге тарафыннан да зур хуплау тапты. 

«Тамчыдан күл җыела. Моның шулай булуына “Хәрбигә бүләк” акциясе вакытында тагын бер кат инандык. Кыска гына вакыт эчендә район буенча барлыгы 4 тонна 201 килограмм авырлыктагы 350 посылка тупланды. Әлеге игелекле эшкә районыбызның барлык авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре, Рамазан Юнысов җитәкчелегендәге эшмәкәрләр ассоциациясе вәкилләре, хәрбиләрнең язмышына битараф булмаган район халкы актив кушылды», - дип билгеләп узды район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин. 

«Хәрбигә бүләк» акциясе кысаларында Манзарастагы «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексында тупланган бүләкләрне, ике машинага тутырып, Казанга җыю пунктына алып киттеләр.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk