Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Хезмәт кешесен зурлыйбыз” XIII республикакүләм яшь комбайнчылар бәйгесенә йомгак ясалды

Әлеге конкурс 2008 елда үткәрелә башлаган.

Бүген Янил авылы мәдәният йортында Кукмара аграр көллияте базасында узган “Хезмәт кешесен зурлыйбыз” XIII республикакүләм яшь комбайнчылар бәйгесенә йомгак ясалды. Анда төрле районнардан килгән 30 яшькә кадәрге комбайнчы егетләр теоретик һәм гамәли белемнәрен сынады. 
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең директор урынбасары Диана Васыйлова һәм башкалар катнашып, егетләргә алга таба да уңышлар теләделәр. 
Әлеге конкурс 2008 елда үткәрелә башлаган. Шул вакыттан бирле Кукмара аграр көллияте өченче тапкыр конкурсантларны үз базасында кабул итә. 
- Әлеге чараның Кукмара районында узуы юкка гына түгел, чөнки биредә хезмәт кешесен хөрмәтли һәм кеше хезмәтен кадерли беләләр, мин моның белән горурланып яшим. Бездә халык бик тырыш, булдыклы, - диде Римма Ратникова. - Мин журналист һөнәре алганнан соң, “Комсомолец Татарии” газетасының “Авыл яшьләре” бүлегенә эшкә урнаштым. Бу вакытларны әле дә сагынып, моңсуланып искә алам. Ул чакта мондый бәйгеләр бик күп оештырыла иде: яшь комбайнчылар, сыер савучылар... Хәтта бервакыт миңа сарык йонын алучылар конкурсын яктыртырга туры килде. Минемчә, яшьләрне авылга тарту өчен эшче һөнәрләргә күбрәк игътибар бирергә кирәк. Чөнки бөтен кеше дә икътисадчы, юрист булып бетә алмый, ипи пешерүчеләр, тегүчеләр, төзүчеләр кебек эшче һөнәрләр дә кирәк. Ә бәйгедә катнашкан егетләргә аерым рәхмәт әйтәсе килә, сез – афәрин! 
“Кукмара аграр көллияте” экипажы – Рашат Шакиров һәм аның ярдәмчесе Булат Хәлиуллиннар быел бәйгедә беренче тапкыр катнашты. Алар үз осталыкларын күрсәтеп, 15 команда арасында 2нче призлы урынны алуга иреште. 
- Мин үзем Чишмәбаш авылыннан. Кукмара аграр көллиятендә техник–механик белгечлеге буенча өченче курста белем алам. Уку йорты бик көчле: монда теоретик һәм гамәли белемнәр алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Киләчәктә укуымны авыл хуҗалыгы буенча дәвам итеп, югары белем аласым килә, - диде Рашат Шакиров. - Быел “Восток-Агро” җәмгыятендә уракта икенче сезонын катнаштым. Беренче елны әти үзенә ярдәмче буларак чакырган иде. Быел исә комбайн штурвалы артына үзем утырдым, ә энекәшемне ярдәмче итеп алдым. Техникага мәхәббәт әтидән киләдер дип уйлыйм, чөнки ул да хуҗалыкта тракторда хезмәт куя. Бу бәйгене шул хәтле авыр булды димәс идем, барысы да безгә таныш әйберләр. Конкурс ошады, бик кызыклы булды, беренчедән, үзебезнең белемнәрне тикшереп карадык, икенчедән, күпме яңа кешеләр белән таныштык. Шуңа күрә мондый чаралар күбрәк оештырылсын иде. 
Булат исә Мәмәшир авылы егете. Алар Рашат белән бер төркемдә белем алалар. Комбайнчы белән ярдәмче килешеп эшләгәндә генә уңышка ирешеп була, ди егетләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X