Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Хезмәт даны" газетасының баш мөхәррире райондашларны Яңа ел белән котлый

Киләсе елга да бергә булырбыз: 6100 гаилә район газетасына язылды. Моннан тыш, газетабызның социаль челтәрләрдәге группаларына 26815 кеше язылган, 7560 райондашыбыз газетабызның Инстаграм челтәрендәге группасында бирелгән яңалыклар белән танышып бара.

Хөрмәтле райондашларыбыз, “Хезмәт даны” һәм “Трудовая слава” газетасы укучылары! Быел без ел дәвамында бергә булдык. Газета укучыларыбыз үзләренең шатлык-борчулары белән уртаклаштылар, башкарган эшләре турында хәбәрләр юлладылар, иҗат җимешләре белән сөендерделәр. Без дә үз чиратыбызда сезне район тормышы белән таныштырып барырга тырыштык. Киләсе елга да бергә булырбыз: 6100 гаилә район газетасына язылды. Моннан тыш, газетабызның социаль челтәрләрдәге группаларына 26815 кеше язылган, 7630 райондашыбыз газетабызның Инстаграм челтәрендәге группасында бирелгән яңалыклар белән танышып бара.

Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз. Яңа ел яңа уңышлар, яңа бәхетләр елы булсын, һәр гаиләгә шатлык-куанычлар гына алып килсен. Сәламәтлек – иң зур байлык, Аллаһы Тәгалә безне шул байлыктан аермасын!

Гөлгенә ШӘРИПОВА, газетаның баш мөхәррире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев