Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Хезмәт даны» газетасы редакциясе «Кыш бабай безне бик ярата, Яңа елга бүләкләр тарата» акциясенә йомгак ясады

Акциядә катнашкан 1253 абунәче арасыннан 12 кешегә саллы бүләкләр өләштек.

Яңа ел алдыннан һәркем, сюрпризлар ясап, якыннарының күңелен күрергә, өйдә бәйрәм рухы тудырырга тырыша. Шул уңайдан без дә район газетасына язылучыларны сөендерергә уйладык: “Кыш бабай безне бик ярата, Яңа елга бүләкләр тарата” акциясендә катнашкан 1253 абунәче арасыннан 12 кешегә саллы бүләкләр өләштек. Компьютердагы очраклы саннар генераторы программасы ярдәмендә җиңүчеләрне ачыкларга булышкан Валентина Борисова, Зоя Пивнева, Рабига Гайзуллиналарга рәхмәтебезне белдерәбез.


 
Әлфия Галиәкбәрова, Вахит (Яңа ел күчтәнәче):

- Кыштыр-кыштыр,
кар өстеннән атлап,
Редакциягә Яңа ел килә.
Үткән гомерләрне искә төшереп,
Моңсу гына әкрен җил исә.

Узган ел оныгыбыз Тәбрисне армия сафларына елый-елый озаткан идек – быел инде шатланып каршы алдык. Ул Благовещенск шәһәрендә хезмәт итеп, кече сержант дәрәҗәсен алып кайтты. Ирем Нургаян белән без олылар инде, хәзер балалар карамагында, аларның ярдәме күп тия. Җәй буе кош-корт асрыйбыз. Мин гомер буе кеше арасында идем, сәхнәдән төшмәдем. 15-20 ел Яңа елда Кыш бабай булып киенеп, көндез – балаларның, ә кичен олыларның күңелен күрдем.


 
Андрей Архипов, Югары Чура (үрелгән аслыгы белән керамик таба):

- Иртәдән кичкә кадәр кырда эштә инде без. Мин яз көне чәчү вакытында тракторга, аннары комбайнга утырам. Аллага шөкер, хезмәт хакларын вакытында түлиләр. Декабрь ахырында яки ел башында онык – Лилиянең өченче кызы туарга тиеш. 2022 елда һәркемгә дә тыныч тормыш телим. Бары тик сугышлар гына булмасын иде.


 
Гөлфәрүз Шәфигуллина, Зур Сәрдек (кар эттерү җайланмасы):

- Елның иң олы вакыйгасы шул булды: “Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз” республика бәйгесендә җиңү яулап, Казанда узган чарада бүләкләндек. Тагын бер сөенечебез: оныгыбыз Булат май аенда армиядән кайтты. Бер йортта өч буын дус-тату гомер кичерә. Без яшьләрдән бик риза, икенче елга Рафил белән гаилә коруыбызның 55 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Алга таба да авырмыйча, тигезлек белән яшәргә насыйп итсен.


 
Илнур Галимов, Түбән Казаклар (кызыксындыру бүләге – татарча китаплар):

- Ел уңышлы гына узып бара дигәндә, теге зәхмәтле авыру гаиләбезнең ишеген шакыды. Инде бер айдан артык әти-әнием дәваханәдә. Аллага шөкер, алга китеш бар инде. Мин үзем “Урал” хуҗалыгында тегермәнче булып эшлим. Елым хезмәт белән сизелмичә үтеп дә китте.


 
Нурия Фәйзрахманова, Кукмара (блендер):

- Тормышыбыз Аллага шөкер, андый-мондый чирләр юк. Балаларыбыз да, үзебез дә исән-сау. Быел алтынчы оныгыбыз Зәйнәп дөньяга килде, шуңа бик сөенеп яшибез. Мин 20 елдан артык социаль хезмәткәр булып эшләдем, лаеклы ялга чыккач та туктамадым. Кызганыч, бер әбием сентябрь аенда бакыйлыкка күчте.


 
Марат Әюпов, Чуллы (чаңгы һәм чаңгы таягы):

- Ел эшләп, печән хәзерләп, мал-туар карап узды. Җәй көне хуҗалыкта шофер, ә кышын котельнаяда оператор булып хезмәт куям. Тазалык белән, шатланып, тату гомер итәргә язсын.


 
Илнар Вәлиев, Кукмара (Яңа ел күчтәнәче):

- 2021 ел гаиләбез өчен күңелле вакыйга белән тәмамлана: күптән түгел оештырылган чаңгы ярышында улым Илдар үз яшьтәшләре арасында беренче урынны алды. Ә кызым Алисә, Казандагы химия-технология институтын тәмамлап, магистратурага укырга керде.


 
Роза Гыйләҗева, Киндеркүл (идәнгә куела торган ваза):

- Ак металлик үгез елында бик зур эш башкардык: ике катлы йорт салдык. Әлегә тышкы эшләре генә тәмамланды. Безнең гаилә ишле: улым Фәрит һәм киленем Чулпан, аларның өч балалары белән бергә гомер кичерәбез. Алдагы ел уңышлы, кайгысыз килер дип өметләнәбез.


 
Павел Бектин, Югары Комар (кар көрәү һәм машина чистарту өчен көрәкләр):

- Истә калырлык берни булмады. Мин Мәскәүдә төзелештә хезмәт куям, ике атна эшлим дә ике атна ял итәм. Шуңа күрә елым Мәскәү белән Кукмара арасында үтеп китте. Гаиләм, хатыным белән балам янына гел кайтып йөрим.


 
Илгиз Әхмәтҗанов, Тәмәй (миксер):

- Гаиләбездә бөтенесе сау-сәламәт, үзгәрешләр юк. Нинди чорда яшәгәнебезне беләбез, шуңа күрә бүгенге көндә иң мөһиме – сәламәтлек. Мәмәшир авыл җирлеге башлыгы буларак, үзара салым акчаларына башкарылган эшләргә дә тукталасым килә. Быел су башнясы утыртылды, су скважинасы борауланды, янгын гидрантлары куелды, чишмә ремонтланды, зират өе ясалды, бер су башнясы җылытылды. Тыныч имин елга аяк басып, кайгы-хәсрәтләр һәркемне читләтеп үтсен иде.


 
Заһидә Әхмәтшина, Кукмара (кызыксындыру бүләге – татарча китаплар):

- Кукмарада яшәсәк тә, Чишмәбаш авылында өебез бар. Җәен анда торабыз,  җиләк-җимеш утыртабыз, умарта тотабыз, кош-кортлар үстерәбез. Ел яхшы узды, алдагысы да әйбәт булсын дип телим.


 
Галиәхмәт Гатин, Кукмара (кәстрүл):

- 2021 елда барысы да үз агымы белән барды. Коронавирусны җиңәргә Үгезнең көче җитмәде, Юлбарысыбыз ботарласа гына инде бу зәхмәтне. Җәен тормыш иптәшем белән Төркиядә ял итеп кайттык. Лаеклы ялда булсам да, буш вакытым аз, гел эштә мин. Биш төрле газета алдырам, ләкин “Хезмәт даны”на хөрмәтем зур, аны иң беренче укыйм, чөнки ул – үзебезнеке. Кайткач, менә бу кәстрүлгә аш салабыз да сезне кунакка көтәбез. Алга таба да шундый акцияләр оештырып, райондашларыбызны гел куандырып торыгыз. Яңа ел һәркемгә гаилә бәхете, тазалык алып килсен.
 
Быелның соңгы акциясенә нокта куеп, җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз. 2022 елда да бергә булыйк, район газетасыннан аерылмыйк!

фото: Йолдыз Низамиева/ “Хезмәт даны”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X