Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кем йорты: Ильяс баймы, әллә Яхияныкымы? – 2

Бу сорауга “Хезмәт даны” газетасы журналисты ачыклык кертте.

Түбән Арбаш авылындагы элеккеге бай йорты турында үткән саннарның берсендә шушы исемдәге күләмле язма әзерләгән идек. Тарих битләрен актара, эзләнә торгач, бу юлы Ильяс байның нәсел-нәсәбенә дә  килеп чыктык.
 
Якуп бабай – булган бабай

Якуп бабайның биш улы: Ильяс, Яхия, Динмөхәммәт, Ягъфәр, Тәҗмөхәммәт булган дип язып үткән идек. Динмөхәммәтенең Кытайга китеп, анда гомер итеп, шунда мәңгелеккә калуы да билгеле булды. Яхиясы 1936 елда  гаиләсен, балаларын юксынып, сагыштан саргаеп, элек үзе яшәгән өч катлы йорт янындагы кечкенә өйнең чормасында үлә. Калган өч баласының язмышына тукталганчы, Гыйззәтулла углы Якупның  (икенче бер чыганакта ул Ярулла углы дип тә язылган) үзе турында тагын бер кат һәм берникадәр өстәмәләр белән язып үтик әле. Бу юлы инде без Ильяс байның оныгы, Якупның оныкчыгы – 83 яшьлек Разыя апа Мөбарәкҗанова белән очраштык. Укытучы булып эшләгән Разыя апа тормыш иптәше Рашат абый белән  Нырты авылында яши, һәм әлеге тарихны да ул сөйләде:
- Якупның хатыны Асылбикә ар кызы була, ул аны мөселманга чыгарып, ягъни бу очракта ислам динен кабул иттереп, никах укытып, татар исеме кушып, хатынлыкка ала, - дип сүзен башлады Разыя апа. - Ул якларда ар авыллары булган, диләр бит. Түбән һәм Югары Арбаш исемнәре дә шуннан алынмадымы икән? (Халык телендә удмурт халкы ар дип йөртелә. Алда сөйләнәчәк тарихта да ар сүзен кулландылар, шуңа күрә язмада да ар кызы дип бирелә. - авт). Үз диннәрен саттылар, дип, яшьләргә авылда тыныч кына яшәргә ирек бирмиләр. “Нишләп син ар кызы алдың?” - дип Якупны, “Нишләп син мөселманга, татарга  чыктың?” - дип, аның хатынын урядниклар көн саен урамга алып чыгып, битләренә кара ягып йөртәләр. Ничә көн шулай җәберләгәннәрдер... Беркөнне Асылбикә йокларга яткач, иртәгә тагын шул хәл кабатланса, кире үз динемә кайтмыйча булмас инде, дигән фикергә килә. Төнлә ул төш күрә. “Арга кайтсаң - сиңа менә шушы чокыр, мөселманда калсаң - сиңа шушы бакча”, - диләр аңа. Бик матур бакча, ә тегесе утлы чокыр була. Асылбикә шушы төшеннән соң, урядниклар яңадан килсәләр дә, барыбер мөселман динендә калам, дигән катгый карар кабул итә. Урядниклар инде башка күренмиләр. Еллар үткәч, Мәсфүрә әнием бу турыда ишетеп, әбисе Асылбикәдән: “Нишләп соң син мөселманга бардың?”- дип сораган. Ул: “Элек бит пәйгамбәрләр дә мөселманга чыгару, аларның санын арттыру өчен, чит милләт кызларын хатынлыкка алганнар. Хәтта Мөхәммәтнең (с.г.в.) дә бер хатыны ислам динен кабул иткән. Менә ул да, мөселманнарны арттыру өчен, әллә ничә хатын алган бит”, - дип җавап биргән.
Якуп бабайның бер таш кибете булган. Авылларга чыккач күргәнегез бардыр инде элеккеге, кечкенәрәк кенә таштан салган биналарны, мин дә шулай булгандыр дип күз алдына китерәм. Ул Хаҗга җәяүләп чыгып китә, ә кибетен минем булачак бабаема – олы улы Ильяска биреп калдыра. Ә аңарчы, Хаҗга киткәнче, авылдагы бөтен балаларга чәй эчә торган чынаяк өләшә. Саба районының Теләнче  авылына җиткәч, аңа Түбән Арбашта янгын чыкканын хәбәр итәләр. Әмма инде ул кире борылып кайтмаган. Нәтиҗәдә Асылбикә  биш малае, килен-оныклары янәшәсендә тол кала.

Ике хатынлы Ильяс:  Шәмсениса белән Бибизарифа
 
Разыя апа әнисе Мәсфүрә сөйләгәннәргә таянып, истәлекләрне дәвам итә.
- Үсмер кыз Бибизарифа (минем булачак әбием) янгын вакытында урамда була, һәм аңа, кабыклы арбага салып, бер яшь баланы бирәләр. Кем баласы булгандыр, белмим, шул ук Якуп бабайның берәр оныгы булмадымы икән, ул шуны урам буйлап тартып йөри. Янгында Түбән Арбаштагы шактый йортлар яна, ә таш кибет исән кала, эчендәге товарларга да зыян килми. Йортлары юкка чыгып, бөтен нәрсәләре янып беткәч, Ильяс туганнары белән киңәшеп, бергәләшеп, авылның Солтан елгасы янында кирпеч суктырып, известь яндырып, шул өч катлы йортны сала. Берничә елдан соң Ильяс бай шушы Бибизарифаны үзенә икенче хатын итеп ала. Ильяс байга кияүгә чыкканда яп-яшь кыз була әле. Ул чакта бит инде сорап тормаганнар, димләп алганнар. Сүз уңаеннан шуны да әйтим: Якуп бабай теге чәй чынаягы өләшкәндә аның берсе Бибизарифага да эләгә, һәм ул аны озак еллар саклый әле.
Ильяс бай ике хатыны белән дә шушы өч катлы йортта яши. Кияүгә чыккан мәлендә күреп ала:  яшь кенә, мыеклы егетләр мәдрәсәдән бу өйгә кайталар икән. Бибизарифа биеме Асылбикәдән: “Әни, кемнәр соң бу?” - дип сораган. Асылбикә бик шаян, уен-көлкеле хатын булган. “И-и гөнаһ шомлыклары, кайсы кешенеке, кайсы күршенеке”, - дип шаяртып җавап биргән. Бөтен балалары, оныклары белән шушы өч катлы йортта бергә яшәгәч, кем белә, бәлки  әби кеше аларны танып, белеп тә бетермәгәндер инде. Ильясның беренче хатыны Шәмсенисаны “Дәү әни” дип йөрткәннәр. Тора-бара ул олы хатыны өчен ишегалдына агачтан  икенче өй салып, аны балалары белән башка чыгарган. “Бер ишегалдында ике гаиләдән дә балалар бергә, бик тату үстек. Шәмсениса апаның Шәйхулла исемле улы инде үсеп җиткәч тә, сеңлем дип бик якын итә иде”, - дип сөйли иде әнием.   


 Шулай итеп, Ильяс байның, чынлап та, ике хатыны була икән. Беренче хатыныннан ничә бала туганын төгәл белә алмадым, ә менә Бибизарифа аңа Саҗидә, Нургали, Сабира, Мәсфүрә, Әхмәтгали, Әхмәтһади исемле балалар алып кайта.
Ильяс байның Кәшкәрәдә (Түбән Арбаштан якынча 20      чакрым ераклыкта) маллары булган. Бервакыт, якынча 1921 елларда, кыш көне адаша ул, бик каты туңып кайта да шуннан терелә алмый. Ә  Бибизарифасы аннан соң озак тормый,  биш көн “Башым бик каты авырта” дип ята да үлеп китә. Димәк, алар сөргенгә озату чорына эләгә алмый кала.
Репрессия корбаннары турындагы сайтта (язма ахырында ул сайт исеме беркетелде) Яхия Якуповның 1930 елда кулак буларак хөкем ителгәне күренә. Димәк, Ильяс бай үлгәч, өйнең беренче катындагы кибете Яхия карамагына күчкәндер. Хөкем ителсә дә, авыл халкы Яхияны сөргенгә  җибәрмичә алып кала.
Бибизарифаның Саҗидә, Сабира исемле кызлары кияүгә чыгып китә, Нургали өйләнеп башка чыга. Әти-әнисе үлгәч, 16 яшьлек Мәсфүрә ике энесе һәм бу вакытта инде сукырайган әбисе Асылбикә белән генә кала.
- Таш йортта торганда морҗаны өске катка  менеп ябасы иде. “Син батыр бит”, - дип, Әхмәтһадины менгерә идек, дип сөйли иде әни. Димәк, әти-әниләре үлгәндә, алар балалар гына булалар бит инде. Берсендә коридорга чыккач абынганнар. Курыкканнар, ә анда кәҗә кереп яткан булган,  - дип сүзен дәвам итә  Разыя апа. – Тора-бара инде, бай балалары дип, өйләреннән куалар, алар мал өендә бергәләп яши башлыйлар. Энекәшләрнең берсе өйләнеп башка чыга, икенчесе читкә китә. Асылбикә Мәсфүрә әбием  кулында үлә. Сөйләүләре буенча,  Ильяс бабай кечкенә генә гәүдәле, бик дини кеше булган. “Намаз укымасаң, иртәнге чәйне эчкәндә эндәшмәс-сөйләшмәс иде”, - дигән Бибизарифа әбием. Бабай эшне ашыгып эшләмәскә, ашыгып йөрмәскә  кушкан.
Ильяс бай йортының берникадәр вакыт мәктәп булып торганын әйткән идек инде. Разыя апага бу  мәктәптә хезмәт укытучысы булып эшләргә дә туры килә.
- Әлбәттә, минем бабамның  йорты икәнен, үзебезнең бай оныгы икәнебезне белеп яшәдек, кычкырып йөрмәсәк тә, күңелебездә иде, - ди ул. -  Безнең әни аны гел искә төшереп торды. Ул әти-әнисен бик хөрмәт итеп искә алды. Туганнарым арасында балаларына Ильяс исеме кушучылар да бар.  
 
Мәсфүрәнең дәвамчылары

Мәсфүрә Разыядан тыш Рәйсә, Рәис, Рөстәм исемле балаларына да тормыш бүләк итә. Рөстәмнең улы Рафыйк Таһиров - Әлмәт театрының әйдәп баручы артистларының берсе. Ә Рәйсәнең кызы Федания апа Рәхимуллина Кукмарада яши.  Аның белән дә очрашып, берникадәр сөйләшеп алдык.
- Әниләребез исән чагында, ни өчен яхшылап сораштырып калмадык икән дип үкенәм хәзер, - дип сүзен башлады ул. - Сез шалтыраткач та уңайсызланып куйдым әле, шундый бай тарихлы үз нәселеңне  белмә әле син! Беренче язмагызда әйтеп узганыгызча, минем әбием Мәсфүрәнең әтисе Ильяс бай, чыннан да, Петербургка кадәр барып ссуда алган булырга тиеш. Чөнки Рөстәм абый истәлекләре буенча, Ильяс бай үлгәч, Түбән Арбашка аның кредиторлары, банкирлар килгән. Өй тулы балаларны күреп, акчаларын кире кайтарып булмасын аңлап, кире китеп бара алар. Димәк, Ильяс бай өйне ссуда алып сала инде. Тәвәккәл кеше булгандыр дип күзаллыйм мин аны. Булганлыгы оныклары Рәис белән Рөстәм абыйларга да күчкән. Белмәгән эшләре юк иде. Алар гына авылда фотога төшерә алалар, мунчада көзге коя беләләр иде. Рөстәм абый аэрочанага кадәр ясады. Мин әниләрне искә алганда шуны  хәтерлим әле: артыгын сөйләшмиләр, мәгърур, киемнәренә һәрчак игътибарлы булырлар. Аларның үз-үзләрен тотышларыннан ук  бай кызлары икәнлекләре күренеп тора иде.

Дәфтәр ни сөйли?

Федания апада әнисе Рәйсәдән калган бер дәфтәр саклана. Анда болай дип язылган. “Якуп бабай вак-төяк сатучы булган. Ильяс бабайның Кәшкәрәдә сарык көтүе булган. Кәшкәрәдә җир чәчә. Өйләр, амбарлар, ат сарайлары Кәшкәрәдә була. Арбашта умарталыгы, тимерче алачыгы, кирпеч сарае була. Сату итә. Ташпулатка кирпечне үзе суктыра”.
Дәфтәрнең икенче битендә исә Якуп бабайның биш улы, аларның балалары турында әйтелә. Ә бит моңа кадәр булган мәгълүматта Якупның бер улы яшьли сукыр эчәгесе шартлап үлә, диелгән иде. Димәк, Ильяс белән Яхияның бер ир туганнары инде  гаиләле булгач, урта яшьләрдәрәк үлеп китә. Ильясның беренче хатыныннан 4 баласы, икенчесеннән 6 бала туа, диелгән. (Ә авылда сакланган мәгълүматта аның 17 баласы булуы әйтелә). Яхияның никтер 7 баласы гына күрсәтелгән.(Газетабызда чыккан алдагы язмада аның 11 баласы булганын сөйләдек). Динмөхәммәттән 4 бала туа. Ягъфәрнеке – 6, икесе – игезәкләр. Таҗмөхәммәтнең 3 кызы туа.
Әле монда тагын бер кызык-лы мәгълүмат бар: Ильясның  кызы Саҗидә Ягъфәрнең беренче улы Нәҗипкә кияүгә чыга. Таҗмөхәммәтнең кызы Шәмсенур да Ягъфәрнең игезәк улларының берсе Хаҗип белән гаилә кора. Димәк, Ягъфәр бертуганнары Ильяс һәм Таҗмөхәммәт белән кодалар да була әле.
Әлеге дәфтәрдә шулай ук биш гаиләнең  өч катлы өйнең кайсы почмагында яшәгәннәре дә бәян ителә.

Соңгы сүз

Соңгы сүз дип куйсам да, эзләнсәң, әлеге    нәселнең төбен-тамырын актарсаң, әллә никадәр мәгълүмат табарга булыр иде әле. Кызганычка каршы, район кысаларында безнең тарафтан ачыкланганнары әлегә шулар гына. Нәсел оныклары, оныкчыклары республиканың Милли архивына мөрәҗәгать итеп тә, күп нәрсәне ачыклый алырлар иде бәлки.
 Ә минем күңелдә барыбыр бер сорау калды әле: Ильяс бай йортын Яхияның кызы Җәмиләбикә үз өстеннән төшереп, бары тик 9 мең сумга гына дәүләт карамагына тапшыра. Бу хокукый һәм дөньяви яктан дөрес сумма һәм гамәл булдымы икән?!
Алдагы язмада Түбән Арбашның тагын бер бае, Яхияның кодасы  Сафа бай турында да әйтеп узган идек.  Аңа кагылышлы да бер истәлекне сөйләделәр. Юлыбыз уңып, планлаштырылган хыялыбыз чынга ашса, ул турыда да сезнең белән уртаклашырбыз әле...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев