Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Казанның клиник хастаханәсендә коронавирус йоктырган пациентлар юк

Республика клиник хастаханәсендә мессенджерларда таралган мәгълүматның дөреслеккә туры килмәвен белдерделәр һәм паникага бирелмәскә чакырдылар.

«Татар-информ» агентлыгына хастаханәнең матбугат сәркатибе хәбәр итүенчә, Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә дәвалау учреждениесенә коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар китерелүе турындагы мәгълүматны кире какканнар.

Мессенджерларда Республика клиник хастаханәсенә коронавирус йоктырган пациентларны китерүләре турында хәбәрләр тарата башлаганнар.
Медицина учреждениесендә болай дип белдерәләр: «Әлеге мәгълүмат ялган, ул дөреслеккә туры килми. Кадерле татарстанлылар һәм республика кунаклары! Зинһар өчен, паникага бирелмәгез – Республика клиник хастаханәсе гадәти режимда эшли».

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk