Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты узганда 20дән артык күргәзмә ачылачак

Футбол сөючеләрне “Музейда футбол төне”, футболга багышланган фотогалереяләр һәм спорт тематикалы күргәзмәләр көтә.

Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узганда ун күргәзмә проекты, 12 даими стационар күргәзмә, шулай ук халык һөнәрчелеге күргәзмәсе эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.

Болардан тыш, Казанда 25 июньдә “Музейда футбол төне” үтәчәк. Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музее футбол фанатлары игътибарына спорт тематикасы белән бәйле үзенчәлекле экспонатлар тәкъдим итәчәк, биредә флешмоблар һәм викториналар оештырылачак.

Башкаланың барлык музейларында да кызыклы күргәзмәләр белән танынышып булачак.

Казан Кремле: Соңгы Яңарыш чорының Көнбатыш Европа кораллары, “Россия халыкларының традицион мәдәнияте һәм Бөек ефәк юлы” күргәзмәләре, Табигать музее, Ислам музее, Татарстан дәүләтчелеге музее һәм Благовещение чиркәве музееның экспозицияләре.

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее: “Җепшеклек” чорыннан соң. 1970-1980 еллар сәнгате”, “Татарстан сынлы сәнгатенең алтын фонды”, Харис Якупов, Баки Урманче һәм Илдар Зарипов хезмәтләре.

ТР Милли музее: “Татарстан тарихы” экспозициясе.

ТР Халыклар дуслыгы йортында футболга багышланган фотокүргәзмә эшләячәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев