Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске Юмья авылында хоккей тартмасы ачылды

Объект авыл территорияләрен үстерүгә ярдәм итү буенча республика гранты кысаларында төзелгән.

Кукмара районының Иске Юмья авылында хоккей тартмасы ачылды. Объект авыл территорияләрен үстерүгә ярдәм итү буенча республика гранты кысаларында төзелгән. Бу хакта Ош.Юмья авыл җирлеге советында хәбәр иттеләр.

Символик кызыл тасманы кисү хокукы район башлыгы Сергей Димитриевка, район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы Илсур Кашаповка, Оштырма-Юмья авыл җирлеге башлыгы Станислав Тимофеевка һәм хоккей командасы уенчысы Вячеслав Никаноровка бирелде.

Тантанадан соң бозга Югары Комар, Түбән Комар, Иске Юмья, Иске Кенә-Юмья авыллары командалары чыкты.

«Яшьләр, авыл халкы әлеге мәйданчыкта спорт белән шөгыльләнер, сәламәт яшәү рәвеше алып барыр дип өметләнәбез», - дип билгеләп үттеләр авыл советында.

фото: https://www.instagram.com/oshtorma_ymia_poselenie/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk